Якташыбыз Фәрхәт Маннановка Батырлык ордены тапшырылды
Фәрхәт Мөнир улы Маннанов — Кукмара егете, полковник.
Әнисе Гөлчәчәкнең бу көннәрдә күңеле кузгалган чагы: улы Фәрхәт махсус хәрби операциядә күрсәткән батырлыклары өчен Батырлык ордены белән бүләкләнгән.
Улының хәрби юлы ничек башланган соң?
Фәрхәт Мөнир улы Маннанов — Кукмара егете, полковник. Ул 2004 елда Кукмара 1нче урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан Югары хәрби команда училищесына укырга керә. 2008 елда лейтенант погоннарын ала һәм хәрби карьерасын башлап җибәрә. Хезмәт юлын ул Уралда, Себердә, Таҗикстан Республикасында, Приднестровье Халык Республикасында һәм Сүриядә төрле командалык вазыйфаларында дәвам итә. Махсус хәрби операция игълан ителгәннән бирле ул шундагы бер юнәлештә хезмәт итә.
Фәрхәткә аерым шәхси казанышлары өчен вакытыннан алда, 2025 елда полковник хәрби исеме бирелгән. Ул шулай ук ведомство һәм дәүләт бүләкләре белән дә бүләкләнгән. Махсус хәрби операция вакытында шәхсән үзе күптапкырлар штурм подразделениеләре белән командалык итеп кенә калмыйча, яралыларны сугыш кырыннан үзвакытында эвакуацияләүне оештырган һәм күптапкырлар ут астына эләккән.
Фәрхәт белән элемтәгә чыгып, хәрби кадр булырга нәрсә этәрүе белән кызыксындык.
– Мәктәптәге хәрби “Аҗаган” уеннарында катнашканда спортның әлеге төре һәм, гомумән, хәрби күнекмәләр миңа җиңел бирелгәнен аңладым, – ди ул. – Шулай ук әбинең абыйсы да кадрлар хәрбие иде, бу да хәрби эшкә тартылуыма йогынты ясамый калмагандыр. Кукмарага кайткан саен, туган шәһәремнең тиешле юнәлештә үсешен күрәм. Дошман җиңелер, җиңү безнең кулда булыр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев