Үзебезнең Гена, - диләр тырышлылар
Тир түгеп, йокысыз төннәр, озын көннәр буена кырдан кайтып кермәгән авыл кешесенең хезмәте тиешенчә бәяләнмәгән, икмәк үстерүче җир кешесенә хөрмәт күрсәтелмәгән, иртәнге сәгать өчтә торып фермада хезмәт куйган терлекченең дә дәрәҗәсе түбән төшкән вакытлар, Аллага шөкер, артта калды. "Ничек кенә кешеләрнең авыр хезмәтен җиңеләйтим, күңелләренә ышаныч орлыклары салыйм", - дип...
Ярты сәгать саен телефоннан ферма мөдиренә "нәрәд" биреп торучы Геннадий Андреевның үзе белән дә сөйләшү насыйп булды.
-Геннадий, фермада эшләүче кайсы хезмәткәр белән сөйләшмә, сезне тынгысыз, тырыш кеше дип мактыйлар, ярдәмчел булу өстенә, оештыру сәләте дә зур, диләр.
-Арттыралар инде бераз. Үзләре дә бик булган алар. Нәрсә әйтсәң дә тыңлыйлар. Төрле чак була, әрләшеп тә алабыз. Ун минуттан яннарына әйләнеп керсәң, елмаеп каршы алалар, ачу саклый белмиләр. Хезмәтең тиешенчә бәяләнгәч, эшләгәнеңне күрә белгәч, зарланырга урын юк, - дип җавап бирде ул.
-Тәүлекнең егерме сәгатен безнең якта яшәгәч, гаиләгез онытып бетермиме соң?
-Гаиләң нык булмаса, мондый вазыйфада эшләп булмас иде. Минем тормыш иптәшем Регина да Вахитов исемендәге хуҗалыкта көтү яңарту технологы булып эшли. Шуңа күрә безгә бер-беребезне аңлау җиңел.
-Ник килгәнегезгә үкенгән вакытларыгыз булмадымы?
-Булды, нишләп булмасын, беренче айларда бигрәк тә. Бер кешене белмим, эшләргә кеше табып булмый. Инде ул вакытлар артта калды. Тырыш халкы, чыннан да, тырыш булып чыкты. Эштән курыкмыйлар. Элеккеге җитәкчеләргә карата ышанычлары калмаганнар читкә чыгып эшләгән. Хәзер алар да кире кайта.
Юк, Геннадиебыз безнең якка ялгыш килеп чыкмаган. Әнә бит Нәфыйк Хөсәенов та: "Вахитов" җәмгыяте өчен борчылмыйбыз. Геннадий Андреев ышанычлы, тырыш, булдырам, эшлим дигән җитәкче", - дип үзен мактап бетерә алмый. Бу ышаныч йокысыз төннәр, ялсыз көннәр бәрабәренә яуланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев