Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Вахитов исемендәге хуҗалык рәисе Нәфыйк Хөсәеновның бәйрәм котлавы

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен игенчелек һәм терлекчелек тармагындагы уңышлар белән каршылыйбыз. Бүгенге көндә районыбыз сөт җитештерү буенча республикада беренчеләр сафында бара. Узган ел белән чагыштырганда терлекчелек продукцияләре җитештерү 15 процентка артты. Бу уңышларда вахитлеләрнең саллы өлеше булуга сөенәбез - хуҗалыгыбыз көн саен дәүләткә 40 тонна сөт сата....

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен игенчелек һәм терлекчелек тармагындагы уңышлар белән каршылыйбыз. Бүгенге көндә районыбыз сөт җитештерү буенча республикада беренчеләр сафында бара. Узган ел белән чагыштырганда терлекчелек продукцияләре җитештерү 15 процентка артты. Бу уңышларда вахитлеләрнең саллы өлеше булуга сөенәбез - хуҗалыгыбыз көн саен дәүләткә 40 тонна сөт сата.

Безнең төп байлыгыбыз - тырыш, хезмәт сөючән халкыбыз. Һәр эшнең башында үз һөнәренең остасы булган игенче-механизаторлар, шоферлар, инженер-техник хезмәткәрләр, терлекчеләр, белгечләр торганда киләчәктә дә алга куйган максатларга ирешербез дип уйлыйм. Бурычлар кечкенә түгел: продукция җитештерүне тагын да арттырырга, чыгымнарны киметергә кирәк. Аңа ирешү өчен яңа технологияләрне үзләштерү, яңалыклардан файдалану таләп ителә: Шул чагында Вахитов исемендәге хуҗалыкның бүгенге данын саклап калырбыз. Уртак хезмәтебездә яңа уңышларга ирешергә, яңа үрләр яуларга язсын. Һәркемгә нык сәламәтлек, матди һәм рухи байлык, күңел тынычлыгы телим. Бәйрәм белән сезне, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев