Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

“Урал”да авыл хуҗалыгы семинары үткәрелде

Бүгенге көндә биредә чәчүнең 40 проценты башкарылган.

Бүген “Урал” хуҗалыгында район җитәкчелеге, хуҗалык җитәкчеләре, белгечләре катнашында семинар-киңәшмә үткәрелде. Очрашу хуҗалыкның ындыр табагында  оештырылган иде. Анда чәчү кампаниясенең барышы, аңа кагылышлы мәсьәләләр турында сөйләштеләр. Семинарның пленар өлеше Олыяз мәдәният йортында дәвам итте. Анда хуҗалыкның терлекчелек тармагына караган видеоролик тәкъдим ителде. 

“Урал” хуҗалыгының 5 меңнән артык сөрүлек җирләре бар.  Әлеге мәйданнарның ике мең гектарын бөртеклеләр алып тора, калганында азык культуралары үстерәләр. 

- Быел кырга 10 апрельдә чыктык. Бүгенге көндә чәчүнең 40 проценты башкарылды. Өч көн элек кукуруз чәчүгә керештек, хәзерге вакытка аның 150 гектары чәчелде, ул барлыгы 900 гектар мәйданда игеләчәк, - диде хуҗалыкның баш агрономы Рамил Хәбибрахманов. 

Бүгенге көндә “Урал” басуларында  өч агегат – бөртеклеләр, берсе кукуруз чәчүдә катнаша. Шулай ук тырмалау, катоклау, культивация, ашлама кертү эшләре дә оешкан төстә бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев