Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Урал” авыл хуҗалыгы предприятиесе рәисе Газинур Хәбибрахмановның бәйрәм котлавы

Ил табынын ризыклы итү өчен районыбыз халкы зур көч куя. Быел республика буенча 4 миллион 143 мең тонна ашлык җыелган икән, монда кукмаралыларның да, шул исәптән безнең "Урал" хуҗалыгының, "Рассвет" агрофирмасының, "Урал" җәмгыяте хезмәтчәннәренең дә өлеше зур. Авыл хуҗалыгы җиңел тармак түгел, алга куелган максатларга ирешү өчен зур тырышлык сорала....

Ил табынын ризыклы итү өчен районыбыз халкы зур көч куя. Быел республика буенча 4 миллион 143 мең тонна ашлык җыелган икән, монда кукмаралыларның да, шул исәптән безнең "Урал" хуҗалыгының, "Рассвет" агрофирмасының, "Урал" җәмгыяте хезмәтчәннәренең дә өлеше зур. Авыл хуҗалыгы җиңел тармак түгел, алга куелган максатларга ирешү өчен зур тырышлык сорала. Табигать тә авыл кешесенең ныклыгын, түземлелеген уңайсыз һава шартлары белән сынап килә. Әмма бер гектар җиребез дә эшкәртелмичә, чәчелмичә калмый. Терлекчелектә дә күркәм нәтиҗәләребез бар. Моңа барлык югары һәм урта буын җитәкче кадрларның, белгечләрнең, механизаторларның, терлекчеләрнең тырыш хезмәте белән ирешелә. Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан барыгызга да олы рәхмәтемне белдерәм. Үзебез сау-сәламәт, гаиләбездә тынычлык, иминлек булганда, эш белән мәшгуль булу - ул зур бәхет. Киләчәктә дә башкарган хезмәтебездән тәм табып, аның мул уңышларына сөенергә язсын.

.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев