Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Тойма” ширкәте җитәкчесе Рәҗәп Галиевның бәйрәм котлавы

"Тойма" ширкәте авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көнен матур күрсәткечләр белән каршылый. Быел басу-кырларның гектарыннан уртача илле центнердан артык уңыш җыеп ала алдык. Ә мул уңышның нигезе ул - хуҗалыкта эшләүче һәркемнең фидакарь хезмәте. Яхшы, үз эшен намус белән башкаручы кадрлар булганда гына югары үрләр яуларга була. Без бу яктан бәхетле. Табигать...

"Тойма" ширкәте авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көнен матур күрсәткечләр белән каршылый. Быел басу-кырларның гектарыннан уртача илле центнердан артык уңыш җыеп ала алдык. Ә мул уңышның нигезе ул - хуҗалыкта эшләүче һәркемнең фидакарь хезмәте. Яхшы, үз эшен намус белән башкаручы кадрлар булганда гына югары үрләр яуларга була. Без бу яктан бәхетле. Табигать көйсезлекләренә карамыйча, кыенлыклар белән исәпләшмичә, үз эшен тиешенчә башкарып, табыннарыбызның муллыгы өчен тырышкан тәҗрибәле игенчеләребез, механизаторларыбыз, гомумән, хуҗалыкта хезмәт куючы һәркем белән горурланабыз.

Тырыш хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне кабул итеп алыгыз. Сезгә һәм сезнең гаиләләрегезгә, туганнарыгызга, якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, күтәренке рух һәм яңа хезмәт җиңүләре телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев