Сөт җитештерү буенча алдынгылар рәтен Кукмара районы җитәкли, 21 майда авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм фермер хуҗалыкларында 222 тонна сөт савылган. (Казан, 22 май, "Татар-информ"). Татарстанда 21 майда, гомумән алганда, 3652 тонна сөт савылган. Бу 2016 елның шушы көненә карата 105% тәшкил итә, дип хәбәр җиткерә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек...
Сөт җитештерү буенча алдынгылар рәтен Кукмара районы җитәкли, 21 майда авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм фермер хуҗалыкларында 222 тонна сөт савылган.
(Казан, 22 май, "Татар-информ"). Татарстанда 21 майда, гомумән алганда, 3652 тонна сөт савылган. Бу 2016 елның шушы көненә карата 105% тәшкил итә, дип хәбәр җиткерә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
Сөт җитештерү буенча алдынгылар рәтен Кукмара районы җитәкли, 21 майда авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм фермер хуҗалыкларында 222 тонна сөт савылган (116%). 2 нче урында - Балтач районы - 202,8 тонна сөт (107%), 3 нче урында - Әтнә районы - 190 тонна (117%).
Сөт җитештерү күләмен 5 процентка һәм аннан да күбрәккә арттырган районнар арасында: Зәй (119%), Биектау (112%), Сарман (111%), Балык Бистәсе (110%), Аксубай (109%), Мамадыш, Әгерҗе (108әр%), Теләче, Нурлат (107шәр%), Саба, Актаныш, Азнакай, Алабуга, Тәтеш һәм Спас (105әр%) районнары.
Бер сыердан көнлек уртача иң күп савым Әтнә муниципаль районында - 26,8 кг. Кукмара районында - бер сыердан уртача 21,3 кг сөт, Саба районында - 21,2 кг.
Нет комментариев