Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Әсәнбаш” агрофирмасының генераль директоры Илдар Гарифуллинның бәйрәм котлавы

"Әсәнбаш" агрофирмасы хезмәтчәннәрен, шулай ук районыбызның авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючыларны һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм. Иртә яздан кара көзгә кадәр басу-кырлардан кайтып кермәгән игенче-механизаторларның, фермаларда эшне ел әйләнәсе бер көн туктатмаган терлекчеләрнең, эшне оештыруга зур көч куйган белгечләрнең, җитәкче кадрларның хезмәте мактауга лаек. Бүген авылны әнә шундыйлар - авыр эштән...

"Әсәнбаш" агрофирмасы хезмәтчәннәрен, шулай ук районыбызның авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючыларны һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм.

Иртә яздан кара көзгә кадәр басу-кырлардан кайтып кермәгән игенче-механизаторларның, фермаларда эшне ел әйләнәсе бер көн туктатмаган терлекчеләрнең, эшне оештыруга зур көч куйган белгечләрнең, җитәкче кадрларның хезмәте мактауга лаек. Бүген авылны әнә шундыйлар - авыр эштән курыкмаган, тормышта җиңел юл эзләмәгән, үз көче белән, булганына канәгать булып гомер иткән күркәм, сабыр холыклы кешеләр яшәтә. Аларның тырышлыгы белән быел да игеннәр вакытында җыеп алынды, терлекчелек өчен мул азык запасы тупланды, ит-сөт җитештерүдә күркәм нәтиҗәләребез бар. Агрофирмабызда хезмәт куючыларның барысына да олы рәхмәтемне белдерәм. Нык сәламәтлек, гаилә бәхете, күңел тынычлыгы телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев