Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Үрәсбаш ярдәмче хуҗалыгыннан Алевтина Чернова эшендә төгәллек ярата

Үрәсбаш ярдәмче хуҗалыгында селекция эше буенча белгеч Алевтина Чернова белән танышырга баргач, ул безгә иң элек ферма буенча "экскурсия" үткәрде. "Һәр көнне минем эш сәгате шулай башлана - "обход" ясыйм", - диде ул.

Биредә эшнең гөрләгән вакыты иде. Терлекчеләр, сыер савучылар маллар янында кайнаша. Ферма территориясендә дә зур төзелеш эшләре бара. Хуҗалык җитәкчесе Валерий Тимофеевны да шунда очраттык.
-Быел Венгриядән нәселле 132 тана кайтартылган иде. Хәзер менә мал тораклары җитми, киңәергә кирәк, - диде ул, хуҗалыктагы яңалыклар белән таныштырып. - 240 баш терлеккә исәпләнгән абзар салабыз, анда сыерлар бәйсез асралачак. Ә малларны салкын алым белән асрау өчен 100 баш терлек сыйдырышлы бер абзар эшләнеп бетте инде.
Алевтина апа белән яңа туган бозауларны да карадык. Аларның һәрберсенә тамга эленгән, үгезләргә - зәңгәр, таналарга сарыны такканнар. Ә нәселле бозауларга аерылып торсын өчен кызыл тамга билгеләгәннәр.
-Маллар турындагы һәр мәгълүматны журналга теркәп барам: сыер, таналар кайчан каплатылырга тиеш, бозаулаган вакыты, прививкалар... Контроль савымнар үткәрәбез, - диде ул.
Хуҗалыкта 420 савым сыер бар. Алевтина апа исә малларны журналга карап кына түгел, күз карашы белән дә аера, һәрберсенең физиологик халәтен күзаллыйм, ди. Әле аның бу вазыйфаны башкаруына ел ярым тирәсе генә икән.
Ул үзе Иске Оча авылыннан. Хезмәт юлын туган авылындагы фермада лаборант буларак башлап җибәргән, аннан соң унбиш еллап склад мөдире булып эшләгән. Соңгы елларда малларга терлек азыгы миксер ярдәмендә китерелә башлагач, склад ябылган һәм ул хәзерге вазыйфасына билгеләнгән.
Бу турыда тулырак язма белән "Хезмәт даны" газетасының 6 октябрь саныннан укып белә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев