Кукмара районында мөгезле эре терлекләр саны 30500гә җитте
Район башлыгы Сергей Димитриев: - Узган ел җитештерелгән һәм күрсәтелгән хезмәтләр күләме 10,2 миллиард сумнан артып китте. Металл савыт-сабалар заводы, тегү фабрикасы, киез итек-киез комбинаты, "Строй-Гарант", "Чиста шәһәр" оешмалары, юл төзү участогы белән беррәттән, авыл хуҗалыгы зур үсеш бирде - 3 миллиард 125 миллион сумлык продукция җитештерде. Июнь аенда республика...
Район башлыгы Сергей Димитриев:
- Узган ел җитештерелгән һәм күрсәтелгән хезмәтләр күләме 10,2 миллиард сумнан артып китте. Металл савыт-сабалар заводы, тегү фабрикасы, киез итек-киез комбинаты, "Строй-Гарант", "Чиста шәһәр" оешмалары, юл төзү участогы белән беррәттән, авыл хуҗалыгы зур үсеш бирде - 3 миллиард 125 миллион сумлык продукция җитештерде. Июнь аенда республика тарихында беренчеләрдән булып тәүлегенә 200 тонна сөт җитештерә башлап, авыл районнары арасында беренче урынга чыктык. Мал санын да 2340 башка ишәйттек: бүгенге көндә 30 500 мөгезле эре терлегебез бар. "Кукмара" агрофирмасының элеккеге "Правда", Байлангар, "Ярыш" бүлекчәләрен "Урал" хуҗалыгы үз канаты астына алгач, аларда тәртип күзгә күренеп үзгәрде, җитештерү берничә тапкыр артты. "Уңыш" бүлекчәсенең Вахитов исемендәге хуҗалыкка кушылуы да файдага булды - элек Тырыш фермасында көнгә өч тонна сөт саусалар, хәзер көнлек савым сигез тоннадан артып китте. Җитәкче факторының, хуҗалык итә белүнең ачык мисалы бу. "Восток" хуҗалыгында да соңгы ун елда акча кереме 6,7 тапкыр артты. Элек ВАМИН составында булган агрофирмаларның хәле яхшы түгел иде, алар аерым инвесторларга бирелде, урыннарда эшне оештыруда, продукция җитештерүдә уңай үзгәрешләр булыр дип уйлыйбыз. Әлеге агрофирмаларда файдаланылмаган резервлар бик зур, аларны хәл иткәндә районыбызда тәүлеклек сөт җитештерүне 300 тоннага кадәр җиткерү мөмкинлегебез бар. Без киләчәккә үз алдыбызга шундый максат куябыз да. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү буенча да районыбыз алдынгылар исәбендә. Аларда 14 меңнән күбрәк сыер малы исәпләнә. Районда җитештерелгән барлык итнең 53, сөтнең 31 проценты алар өлешенә туры килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев