Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кукмара районы - сөт тапшыру буенча беренче урында

Татарстан терлекчеләре көнлек сөт җитештерүне 200 тоннага җиткерде. Кукмара районы сөт җитештерүдә әйдәп бара. (Казан, "Татар-информ", 30 март, Чулпан ШАКИРОВА). 29 мартка республикада 3462,8 тонна сөт савылган. Бу, узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда, 200,6 тоннага күбрәк. Бу хакта республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә. Узган тәүлектә 3316,6...

Татарстан терлекчеләре көнлек сөт җитештерүне 200 тоннага җиткерде. Кукмара районы сөт җитештерүдә әйдәп бара.

(Казан, "Татар-информ", 30 март, Чулпан ШАКИРОВА). 29 мартка республикада 3462,8 тонна сөт савылган. Бу, узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда, 200,6 тоннага күбрәк. Бу хакта республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә. Узган тәүлектә 3316,6 тонна сөт җитештерелгән. Бер сыер башына бүлгәндә, тәүлеклек савым уртача 14,8 килограмм исәпләнә.

Кукмара - бу позициядә иң алда. 29 мартка авыл хуҗалыгы оешмалары һәм фермер хуҗалыкларында 214 тонна сөт савылган. Шулай ук сөтчелек тармагын үстерүгә Әтнә (191 тонна), Балтач (190,3 тонна), Арча (162,3 тонна), Актаныш (160 тонна) районнары да зур өлеш кертә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев