Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Кукмара районы басуларында хезмәт гөрли: игенчеләр киләчәк уңышка нигез сала

«Восток-Агро» җәмгыятенең сөрүлек җирләре 5 мең гектарга якын.

Районыбызда язгы кыр эшләре кызу темплар белән дәвам итә. Без «Восток-Агро» җәмгыятендә булып, игенчеләрнең хезмәте белән танышып кайттык.

Бүгенге көндә хуҗалыкта чәчү кампаниясенең 60 проценттан артыгы башкарылган. Баш агроном Мәүлит Гарипов әйтүенчә, басуларда дүрт чәчү агрегаты эшли, шуларның икесе кукуруз чәчү белән мәшгуль.

«Восток-Агро» җәмгыятенең сөрүлек җирләре 5 мең гектарга якын. Соңгы ике елда мәйданнарның төп өлеше — 2 мең 587 гектары — азык культураларына бүленгән. Быел исә тәҗрибә рәвешендә 300 гектарда көнбагыш үстереп карарга булганнар. Аны сугып алу планлаштырыла.

— Быел чәчүгә 29 апрельдә чыктык. Яз игенчеләр өчен бик уңай килде: җылысы да бар, туфракта дым да җитәрлек. Көннәр шулай торса, бер атна эчендә бөртекле культуралар чәчүне тәмамларбыз дип торабыз. Кайбер урыннар әле кибеп бетмәгән, әмма вакыт көтеп тормый — аларны әйләнеп үтәбез. Бүгенге көндә бодай белән солы чәчелеп бетте, борчак калып бара. Кукуруз быел 900 гектардан артык мәйданда игеләчәк, хәзер инде 500 гектарда эш башкарылды. Күпьеллык үләннәр 778 гектарны били, шуның 200 гектары яңартылды. Көздән тритикале чәчкән идек, ул кышны бик яхшы чыкты, бер гектарын да яңадан чәчәргә туры килмәде, — дип сөйләде Мәүлит Гарипов.

Механизаторларның хезмәт көне иртәнге сәгать алтыда башланып, кичке сәгать тугызларга кадәр дәвам итә. Игенчеләргә кырда көненә ике тапкыр кайнар ризык китерелә. Хуҗалыкта тәҗрибәле, үз эшенә җаваплы механизаторлар хезмәт куя.

Аш-Буҗидан Рөстәм Сабирҗанов белән Купкадан Илдус Закиров кукуруз чәчүдә эшлиләр. Алар көн саен уртача иллешәр гектар мәйданда хезмәт башкара. Рөстәм Сабирҗановның хуҗалыктагы хезмәт стажы инде кырык елдан артып киткән, шуның 16 сезонын ул әлеге техника белән кукуруз чәчүдә үткәргән. Ә Илдус Закиров хуҗалыкта утыз елга якын хезмәт итә. Аш-Буҗидан Мөхипулла Кәримов чәчүлек материал ташый. Купкадан Илнар Дәүләтшин басуга аммиак чыгара, Чишмәбаштан Рафикъ Фәтхрахманов культивация үткәреп, чәчүчеләргә җир әзерли. Ашлама, орлыкны чәчкечкә салып тору студент егетләргә йөкләнгән. Баш агроном сүзләренә караганда, бу юнәлештә дә тоткарлыклар юк. 

Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев