Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Артем Васильевка “техника җене” кагылган

"Авылларда яшьләр кими, мәктәпне тәмамлаганнан соң, шәһәргә китү ягын карыйлар. Яшьләр булмагач, авыллар да бетә инде", - дип хафага төшә өлкәннәр. Авылга яшьләрне ничек җәлеп итәргә?! Моның серен "Әсәнбаш" агрофирмасының "Виль Кужым" бүлекчәсендә беләләрдер, чөнки биредә хезмәткәрләрнең яртысыннан артыгын урта яшьтәгеләр алып тора, диделәр. -Агрофирмада эшләүчеләрнең күбесе - вилькужымлылар. Биш...

"Авылларда яшьләр кими, мәктәпне тәмамлаганнан соң, шәһәргә китү ягын карыйлар. Яшьләр булмагач, авыллар да бетә инде", - дип хафага төшә өлкәннәр. Авылга яшьләрне ничек җәлеп итәргә?! Моның серен "Әсәнбаш" агрофирмасының "Виль Кужым" бүлекчәсендә беләләрдер, чөнки биредә хезмәткәрләрнең яртысыннан артыгын урта яшьтәгеләр алып тора, диделәр.

-Агрофирмада эшләүчеләрнең күбесе - вилькужымлылар. Биш комбайнчы, биш КамАЗ шоферы, унике механизатор, тулаем алганда сиксәнләп кеше әлеге бүлекчәдән. Бик тырыш, хезмәт сөючән халык яши бу якларда, - диде башкаручы директор Фәнзил Гайнетдинов. - Элек вахта белән читкә китеп эшләүчеләр дә хәзер кайтып хуҗалыкка эшкә урнашалар.

Тырыш, уңган егетләрнең берсе Артем Васильев белән Урта Комар авылындагы машина-трактор паркында таныштык. Удмурт егете белән рәхәтләнеп татарча аралашып кайттык. Кара мазутка буялып, үзенең МТЗ-1221 тракторын ремонтлаган вакыты иде аның. Артем чын ир-егетләрчә тыйнак, аз сүзле, бер дә мактанып, һаваланып сөйләшкәнен ишетмәссең. Чыннан да, хезмәт кешесенең кайчан мактанганын күргәнегез бар?! Шуңа күрә аның турында күбрәк машина-трактор паркы мөдире Ольга Петрова сөйләде.

-Бик булган егет. Тракторның эчен дә, тышын да биш бармагыдай белә, кирәк булса, двигателен дә сүтеп җыя, читкә ремонтка алып барып йөрисе юк. "Техника җене кагылган", дигән гыйбарә нәкъ менә Артемга туры киләдер ул. Безнең егетләрнең берсен алып икенчесен куя торган түгел, барысы да үз эшләренең остасы. Пычракны күрмиләр, суыкны сизмиләр дә, иртәнге сәгать алтыда чыгып китәләр, кич кайтып керәләр. Үзара да бик дус-тату, - дип тезеп китте Ольга апа. Машина-трактор паркын "җитәкләгән" ханымның үзеннән дә: "Ир-атлар коллективында эшләве авыр түгелме?" - дип кызыксындым. Уенын-чынын бергә кушып: "Биш хатын-кызга караганда, илле ир-ат белән эшләве җиңелрәк", - дип җавап бирде ул.

Артем тумышы белән Югары Шөн авылы егете икән. Кукмара аграр көллиятен тәмамлаганнан соң, "Тукай" агрофирмасында хезмәт юлын башлап җибәргән, комбайнда, тракторда эшләгән. Шул елларда иң авыр кайгыларның берсе - әтисен югалту ачысын да кичерергә туры килгән аңа. Ә ул Ватан алдындагы бурычын үтәргә алынгач, әнисе белән сеңлесе Түбән Комарга күченеп килгәннәр. Армиядән кайткач, егет тә "Әсәнбаш" агрофирмасында эшли башлаган. Бирегә килү белән дә ул тимер атны сайлаган, ел әйләнәсе трактор рулен ташлаганы юк аның.

Билгеле, яңа җирдә эш башлаганда бер дә җиңел булмагандыр, әмма барысы белән дә тиз арада уртак тел тапкан. "Андрей Вахрушев бик ярдәм итте. Хәзер дә без аның белән бер-беребезгә булышып эшлибез", - диде ул. Чыннан да, егетләр бу көнне дә трактор янында бергәләшеп кайнашалар иде.

- Җир эшен яратам. Икенче хезмәт күңелгә ятмый, тракторда эшләве үзе бер кызык. Кечкенәдән тимер-томыр арасында казынып үстем, - ди егет. - Язын җир эшкәртүдә, чәчүдә, җәен терлек азыгы хәзерләүдә, көзен исә җир сукалауда катнашсам, кышкы айларда тирес түгәм.

Авыр физик хезмәт белән яшьләрне кызыксындырып булмый. Күбесе читкә чыгып китеп, "көрәп" акча эшләү турында хыяллана.

Ә Артем өчен төп кыйммәт, байлык ул - гаиләсе. Тормыш иптәше Оля белән кызлары Диананы тәрбиялиләр. Төп ярдәмчеләре Валентина әбиләренә бик рәхмәтле алар.

-Авыл җирендә мал-туар асрамыйча яшәп булмый. Ә минем күп вакытым эштә узгач, йорт-кура тирәсендәге мәшәкатьләр Оляның җилкәсенә төшә, ә әбием баланы карашып тора, - диде ул. - Читтә йөреп, баланың үскәнен күреп булмас иде, биредә исә хезмәт урыным өемә якын. Якыннарым - янәшәмдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев