Нарат күркәсеннән кайнатма
Бу гади генә кайнатма түгел, ә полиартрит, бронхит, ангина, астма, грипптан һәм башка күп чирләрдән дәва булып тора. Күркәләрне иртә җәйдә, ачылганчы җыярга кирәк. 1 килограмм күркәгә алдан ширбәт ясыйбыз. 2 стакан суга 1,5 килограмм шикәр комы салып, сүрән утта кайнатабыз, куерып, үтә-күренмәлегә әйләнгәч туктатабыз. Юып, суын саркытып әзерләнгән күркәләргә...
Бу гади генә кайнатма түгел, ә полиартрит, бронхит, ангина, астма, грипптан һәм башка күп чирләрдән дәва булып тора.
Күркәләрне иртә җәйдә, ачылганчы җыярга кирәк. 1 килограмм күркәгә алдан ширбәт ясыйбыз. 2 стакан суга 1,5 килограмм шикәр комы салып, сүрән утта кайнатабыз, куерып, үтә-күренмәлегә әйләнгәч туктатабыз. Юып, суын саркытып әзерләнгән күркәләргә ширбәтне салып, өстен каплап 4 сәгать тотабыз. Аннан соң кабат утка куеп кайнатып чыгарабыз, ләкин кайнатмыйбыз. Шул рәвешле 3 тапкыр кабатлыйбыз. Ахыргысында 45 минут кайнатабыз, бераз суынгач, банкаларга тутырып куябыз.
Кайнатма бик файдалы булса да, бөерләре авырткан кешеләргә, авырлы, имезүче хатын-кызларга, 60 яшьтән өлкәнрәкләргә саклык белән генә кулланырга киңәш ителә. Сәламәт кешегә дә көнгә 2-3 аш кашыгыннан да артык кулланырга ярамый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев