Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сагынабыз сине, “Җәүһәр” (фото)

Вахит авылындагы Гөлнара Низамиева җитәкчелегендәге "Җәүһәр" бию төркеме турында күпләр ишетеп тә, күреп тә беләләрдер. Ни өчен дигәндә, районкүләм уздырылган бәйрәмнәрдә һәрвакыт актив катнашып килгән төркем ул. Моннан ун ел элек Гөлнара апабыз беренчеләрдән булып авылдагы яшь балалар өчен бию түгәрәге ачып җибәрде. Мин үзем дә әлеге төркемнең солисткасы. Мин...

Вахит авылындагы Гөлнара Низамиева җитәкчелегендәге "Җәүһәр" бию төркеме турында күпләр ишетеп тә, күреп тә беләләрдер. Ни өчен дигәндә, районкүләм уздырылган бәйрәмнәрдә һәрвакыт актив катнашып килгән төркем ул.

Моннан ун ел элек Гөлнара апабыз беренчеләрдән булып авылдагы яшь балалар өчен бию түгәрәге ачып җибәрде. Мин үзем дә әлеге төркемнең солисткасы.

Мин йөргән төркемдә без алты егет һәм алты кыз идек. Башлангыч сыйныфларда укыганда ук һәр елны районның төрле авылларында спектакльләр, концертлар куйдык. Татар халык, рус, вальс, заманча, театральләштерелгән биюләр - берсе дә калмады. Һәр биюне җиренә җиткереп башкарырга, бөтен җаның-тәнеңне биреп биергә өйрәтте безне Гөлнара апабыз.

Чиләбе, Свердлау, Астана шәһәрләрендә, берничә ел рәттән "Йолдызлык"та, һәр елны Казан Сабантуйларында чыгыш ясадык. Нократ Аланы шәһәренә дә еш йөри идек. Казанда, танылган җырчы Мингол Галиев концертында да катнашкан булды. Хәзер инде ул вакытларны сагынып искә алабыз, төркемдәшләребез, Гөлнара апабыз белән дә һәрвакыт сөйләшеп, күрешеп торабыз. Хәзерге вакытта Гөлнара Низамиева ялда, бала тәрбияли. Ләкин анда да тик ятмый, балалар бакчасындагы бәбиләр белән шөгыльләнә, аларга биюләр өйрәтә.

Балачак елларында безгә шундый күңелле мизгелләр бүләк иткән өчен, үзебезнең яраткан җитәкчебез Гөлнара апабызга рәхмәтлебез. Без, нәни генә балаларны барысына да - сәхнәдә ничек үз-үзеңне тотарга, матур һәм сәнгатьле итеп сөйләргә, дөрес итеп җырларга өйрәтте ул. Балачак, яшүсмер чорларының иң рәхәт вакытлары шушы түгәрәктә үтте. Мәктәпне тәмамлаганда кулыбызга диплом алдык. Хәзер инде барыбыз да югары уку йортларында белем алабыз. Һәрберебезнең дә диярлек укуы сәнгать белән бәйле. Әлеге өлкәне сайлавыбызда, Гөлнара апабызның өлеше бик зур. Аның киңәшләре, биргән белемнәре безгә бүгенге көндә дә бик кирәк.

Марсилә Фәхертдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев