Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Җомга”

Шагыйрь Рәниф Шәриповның шул исемдәге шигырь китабын укып чыкканнан соң. Рәниф Шәрипов - поэма остасы һәм шул ук вакытта ул кыска шигырьләрне дә бик теләп иҗат итә. Аның әсәрләре вакытлы матбугатта бик еш басылып килә, китаплары да күп. Менә әле Татарстан китап нәшриятында "яңа гына табадан төшкән" "Җомга" исемле китабы...

Шагыйрь Рәниф Шәриповның шул исемдәге шигырь китабын укып чыкканнан соң.

Рәниф Шәрипов - поэма остасы һәм шул ук вакытта ул кыска шигырьләрне дә бик теләп иҗат итә. Аның әсәрләре вакытлы матбугатта бик еш басылып килә, китаплары да күп. Менә әле Татарстан китап нәшриятында "яңа гына табадан төшкән" "Җомга" исемле китабы укучы кулына килеп иреште, шөкер. Бу китапка шагыйрьнең сигез поэмасы, шигырьләре, дүртьюллыклары тупланган.

Китапның атамасы әсирлекне дә, совет зинданын да күргән Закир абзый язмышыннан алынган. Закир абый нинди генә җәфаларга дучар булмасын, ул - динен, Ана телен, Ватанын онытмаган батыр ир, нинди генә кыен шартларда калмасын, җомга көнне чиста кием киеп, олы бәйрәм ясый торган булган. Җомга ул - чисталык, рухи сафлык дигән сүз. Закир абзыйны әнә шул "Җомга" алып чыга бәлаләрдән.

Китап гомумән кешенең һәм рухи, һәм бәнәди сафлыгы турында. Шул ук вакытта Рәнифнең бу китабы сагыну, юксыну һәм җирсү хисләре турында да. Социаль гаделсезлек, халык малын талаучыларның миһербансызлыгы турында да, саф сөю - мәхәббәт турында да.

Әсәрләрдә хәрәкәт итүче каһарманнарның сызланулары, кичерешләре китапның буеннан-буена кызыл җеп булып тартылган.

Юксыну хисе ул - якыныңны кыска вакытка гына югалтып тору хисе. Сагыну хисе исә озак вакытларга аерылып торудан хасил була. Ә җирсү хисе түзеп тора алмаслык сагынудан килә. Җирсү Ватаныңа кайта алмаудан, туганнарыңны бик озак күрә алмаудан ярала. Ватаныннан сөрелгән халыкларның юксынуы - сагынуга, сагынуы җирсүгә әверелә. Җирсү хисеннән кеше акылдан язарга да мөмкин. Закир абзый да, Акбүре дә һәм башка каһарманнар да фаҗигале дә, әче ләззәтле дә җирсү хисенә уралганнар. Шул ук вакытта җирсү бу шигырьләрне иҗат итүче Рәнифне дә чорнап алган. Табигый ки, җирсү хисе бу китапны укучыга да йогачак. Ул - шанлы узганыбызга җирсү, бетә бара торган авылга, юкка чыга барган йолаларыбызга сызлану, табигатьнең фәкыйрьләнүенә, Кыйбла чишмәләренең юкка чыгуына ярсып үкенүдән барлыкка килгән тойгылар.

*Идәнне түгел, җанымны,

Җырларымны таптыйлар

*Сала-сала өен.

Сүгә-сүгә һаман

Көйсез татар көен.

Исләренә төшәр

Вафирә дә Хәйдәр.

Үкенечле еллар.

Аянычлы хәлләр.

*Байлар байлык җыя,

Татар моңын сатып.

*Күпме алар сукыр тәрәзәле

Җансыз, ямьсез, үле авыллар!

"Биш алма" әсәрендә авылдан китеп баручы шагыйрьгә сабый кыз биш алма бүләк итәр өчен каһарманның артыннан йөгерә. Рәниф яза:

Күкрәгенә биш алмасын кыскан.

Көзге җилдә ябык гәүдәсе.

Ул йөгерә, тик артыннан куа

Замананың кара шәүләсе.

Бу - символ, кыз артыннан авылны, йолаларны, кызны бетерер өчен кара шәүлә йөгерә. Кара шәүлә инде авылларны йотып бетерә бара: Русиядә соңгы елларда 15 мең авыл, 13тән артык халык (милләт) юкка чыккан. Татарстанда йөздән артык татар мәктәбе ябылган. "Коткарыгыз!" дип, хет урамга чыгып кычкыр!

Акбүре - татар халкының мифик анасы, табигать сакчысы. Рәнифнең әсәрендә Акбүре капкынга эләгә, аңа качу юк, аны күктәге Каракош сагалый, урман эче тулы аучылар:

Аңлый Бүре: азатлыкның

Бүген иң соңгы көне.

Монда да киная, символ бар. Әнә шул кинаялар, ишарәләр, астарлы сүзләр Рәниф Шәриповның иҗатын кызыклы итә дә инде.

Рәниф Шәриповка - 66 яшь. Түгәрәк санмы бу? Әлбәттә, түгәрәк сан. Һәм серле-могҗизалы сан. "66"ның соңгы "6"сын "9"га борып куйсаң, Рәнифкә 69 яшь булыр иде. Беренче "6"сын борып куйсаң, Рәнифкә 96 яшь булыр иде. Икесен дә борып куйсаң 99 яшь булыр иде. Мин, әлбәттә, Рәнифнең 100 яшькә җитүен һәм шулай актив иҗат итүен телим! Йөз яшә, дустым Рәниф!

Рабит Батулла, "Шәһри Казан" газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев