Түләү Федераль законның 16нчы статьясындагы 1нче өлешенә нигезләнеп билгеләнә.
Россиядә 80 яшь тулган яки I төркем инвалид булган пенсионерларга ике тапкыр арттырылган пенсия каралган. Бу хакта РИА Новости «Иминият пенсияләре турында»гы Федераль законга нигезләнеп яза, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.
«80 яшькә җиткән яки I төркем инвалид булган затларга әлеге Федераль законның 16нчы статьясындагы 1нче өлешендә каралган сумманың 100 процентына тигез суммада картлык буенча иминият пенсиясенә беркетелгән түләүне арттыру билгеләнә», — диелә документта.
Закон нигезендә, затларның картлык буенча иминият пенсиясенә һәм инвалидлык буенча иминият пенсиясенә билгеләнгән түләү аена 4 982 сум 90 тиен тәшкил итә.
Фото: «Татар-информ» МА
Нет комментариев