Кунаклар Анна апага күчтәнәчләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Иске Кенә авылында кызы Зоя белән бергә гомер итүче Анна Иванованы Өлкәннәр көне белән район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Багаманова, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Регина Мусина, Поч. Кучук авыл җирлеге башлыгы Илһам Хамизовлар котлады.
Анна Прокофьевнага быел 100 яшь тулды һәм ул районыбызда яшәүче 100 яшьтән артык гомер итүче дүрт кешенең берсе.
— Сезнең буын — безнең горурлыгыбыз. Сез сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларда илне торгыздыгыз, намуслы хезмәтегез белән районның бүгенге үсешенә нигез салдыгыз. Исәнлек-саулык, җан тынычлыгы һәм якыннарыгызның кадер-хөрмәтен тоеп яшәвегезне телибез, — диде Айгөл Багаманова. Кунаклар Анна апага күчтәнәчләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Анна Иванова, үз чиратында җылы котлаулар, игътибар һәм кайгыртучанлык өчен район җитәкчелегенә, авылдашларына зур рәхмәтен белдерде. Ул кунакларга туган нигезне ташламыйча, әнисен тәрбияләп караучы кызы Зояга карата булган тирән хөрмәтен һәм горурлыгын әйтеп узды.
Фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»
Нет комментариев