Кукмарада Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан ветераннарны хөрмәтләделәр
Соңгы яңалыклар

Кукмарада Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан ветераннарны хөрмәтләделәр

Бәйрәм уңаеннан оештырылган очрашу җылы һәм күтәренке рухта узды.

Кукмарада районның төрле өлкәләрендә озак еллар намус белән хезмәт итеп, лаеклы ялга чыккан өлкәннәрне, шулай ук җәмгыять тормышында актив катнашучы ветераннарны хөрмәтләделәр.

Тантаналы чарада район башлыгы Сергей Димитриев катнашты. Ул өлкән буын вәкилләренә ихлас рәхмәт сүзләрен ирештерде, аларның район үсешенә керткән зур өлешен билгеләп үтте.

Өлкәннәрнең еллар дәвамында башкарган хезмәте, яшь буынга биргән тәҗрибәсе һәм тормыш мәктәбе югары бәяләнде. Кунакларга ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге, якыннарының игътибар-хөрмәтен тоеп, озын һәм бәхетле гомер кичерүләрен теләделәр.

Бәйрәм уңаеннан оештырылган очрашу җылы һәм күтәренке рухта узды. Тантаналы өлештән соң кунакларга районның иҗат коллективлары һәм үзешчән артистлар тарафыннан берсеннән-берсе матур концерт номерлары тәкъдим ителде. Җырлар, моңлы көйләр бәйрәмгә аерым ямь өстәде.

Өлкәннәр дә яшьлек елларын искә алып, таныш-белешләре һәм элекке хезмәттәшләре белән аралашып, матур хатирәләрен яңарттылар. Мондый очрашуларның төп максаты — өлкән буынга хөрмәт күрсәтү генә түгел, ә аларның тормыш тәҗрибәсен, хезмәт юлын һәм кыйммәтләрен яшь буынга җиткерү.

Өлкәннәр — районыбызның олы терәге, тарихын һәм традицияләрен саклаучылар. Аларга күрсәткән хөрмәтебез һәм игътибарыбыз һәрвакыт дәвамлы булсын!

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»


Нет комментариев