Кукмара районында җәяүлеләр тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 416 очрагы теркәлгән
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмара районында җәяүлеләр тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 416 очрагы теркәлгән

Машина йөртүче дә, җәяүле дә — юл хәрәкәтенең тулы хокуклы катнашучысы.

28 сентябрьдән 8 октябрьгә кадәр Татарстан Республикасында, шул исәптән районыбызда да, «Җәяүле» дигән кисәтү чаралары уздырыла. Аның төп максаты — җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, юл хәрәкәтендә катнашучыларның игътибарлылыгын арттыру һәм юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген тагын бер кат искә төшерү.

Шоферлардан: «Кайбер җәяүлеләрнең игътибарсызлыгына, үз гомерләре турында бөтенләй уйламауларына таң калырсың. Автомобиль юлының теләсә кайсы өлешеннән кистереп чыгучылар еш очрый. Кайчак кешеләр телефонга текәлеп барып, тирә-яктагы хәлне, машиналарны бөтенләй күрми», — дигән фикерләрне еш ишетергә туры килә.

Чыннан да, юлдагы бер генә секундлык игътибарсызлыкның да аяныч нәтиҗәләргә китерүе бар. Машина йөртүче дә, җәяүле дә — юл хәрәкәтенең тулы хокуклы катнашучысы. Шуңа күрә һәркем үз вазифасын җаваплылык белән үтәргә тиеш. Район дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Фирдүс Фәхретдинов белән дә шул хакта сөйләштек. 

— Татарстан дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, быелның 8 аенда республикада 457 җәяүлене автомобиль бәрдерә. Шуларның 37сенең гомере өзелә, 457 кеше төрле тән җәрәхәтләре ала. Узган елның әлеге чоры белән чагыштырганда үлем очраклары 8гә күбрәк. Җәяүлеләрнең 76 проценты юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен үтәмичә, юлны җәяүлеләр кичүе каралмаган урыннардан чыга. Бәлага китергән төп сәбәпләрнең берсе — әнә шул, — ди полиция подполковнигы Фирдүс Каниф улы. — Үзебезнең районга килсәк, ел башыннан август аен кертеп, җәяүлеләр тарафыннан кагыйдәләрне бозуның 416 очрагы теркәлде. Бер кеше автомобиль тәгәрмәче астына керде. Бу хәл 7 гыйнварда, кичке сәгать бишләр тирәсендә, шәһәрнең Ленин урамында булды. Хатын-кыз юлның җәяүлеләр өчен каралмаган өлешеннән кинәт йөгереп чыга һәм ВАЗ автомобиленә бәрелә. Зыян күрүче дәваханәгә җибәрелде. Җәяүлеләргә юл аша чыкканда ашыкмаска, башта сулга, аннары уңга карап, транспорт чараларының туктап өлгерүенә инанырга кирәк. Ә машина йөртүчеләргә исә җәяүлеләр кичүләрендә аеруча игътибарлы булу, тизлекне киметү һәм юлдагы көтелмәгән хәлләргә әзер тору мөһим. Юлда вакытта: «Миңа берни булмас», — дигән ышаныч урынсыз. Һәрберебезнең саклыгы һәм җаваплылыгы кемнеңдер гомерен саклап калырга мөмкин.

Район дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе кием-салымдагы яктылык кайтаргыч элементларның мөһимлегенә дә тукталды. 

— Көзге-кышкы чорда көннәр кыскара, тиз караңгы төшә. Һава торышы начар булган көннәрдә юлда күрү мөмкинлеген тагын да кими. Ә менә җәяүлеләрнең өс һәм аяк киемендә, сумкасында махсус материаллардан эшләнгән, яктылык нурларын кире кайтару үзлегенә ия булган элементлар булу автомобиль йөртүчегә аны вакытында күрергә мөмкинлек бирә, юл-транспорт һәлакәтләре килеп чыгу куркынычын сизелерлек киметә. Автомобиль якын ут белән хәрәкәт иткәндә, йөртүче юлдагы җәяүлене 25-50 метр ераклыктан күрә ала. Әгәр җәяүле яктылыкны кире кайтаручы элемент кулланса, бу ара 150-200 метрга кадәр арта. Автомобиль ерак ут белән хәрәкәт иткәндә, яктылык кайтаргыч кулланылган очракта җәяүленең күренү ераклыгы 100 метрдан 350 метрга кадәр арта. Бу исә автомобиль йөртүчегә юлдагы хәлне бәяләргә һәм карар кабул итәргә 15-25 секунд вакыт бирә, — дип сөйләде җитәкче. — Шуны истә тотарга кирәк: яктылыкны кире кайтаручы элементлар җәяүлене юл-транспорт һәлакәтеннән тулысынча сакламый, әмма аның күренү мөмкинлеген сизелерлек арттыра. Шуңа күрә аларны куллану белән беррәттән, юлны бары тик билгеләнгән урыннардан чыгарга, светофор сигналларына буйсынырга һәм юлда игътибарлы булырга кирәк.

Фирдүс Фәхретдиновның сүзләренә караганда, «Җәяүле» кисәтү чаралары вакытында җәяүлеләргә дә, кагыйдәләрне үтәмәүче шоферларга да таләпләр катгый булачак. Зебрада җәяүлегә юл бирмәгән шоферга 1500 сумнан 2500 сумга кадәр, ә инде юлны тиеш булмаган урыннан кисеп чыккан җәяүлегә 500 сум штраф каралган.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»


Нет комментариев