«Хезмәт даны»на язылучылар арасында заманча үтүк-отпариватель уйнатыла
Соңгы яңалыклар

«Хезмәт даны»на язылучылар арасында заманча үтүк-отпариватель уйнатыла

«Хезмәт даны» — яңалыклар белән өегезгә, ә бүләк — уңайлылык белән тормышыгызга керсен. Газетага язылырга һәм әлеге акциядә катнашырга ашыгыгыз!

Дуслар, газетага язылу кампаниясе башланды. Димәк, районның яңалыкларын үзегезгә якын итеп кабул итәргә, «Хезмәт даны»на язылырга вакыт җитте. Безнең газета белән сез район тормышындагы мөһим вакыйгалардан һәрдаим хәбәрдар булып, райондашларның уңышлары, хезмәте, гаиләсе һәм көндәлек мәшәкатьләре белән дә таныша алачаксыз. 

Октябрь аенда киләсе яртыеллыкка газетага язылырга өлгергән барлык укучыларыбыз арасында заманча үтүк-отпариватель уйнатачакбыз. Әлеге җайланма һәркемгә файдалы, кирәкле бүләк булыр дип ышанабыз.

Горизонталь һәм вертикаль пар белән үтүкләү функциясе авыр пәрдәләрне дә, нәфис блузкаларны да җиңел генә тәртипкә китерергә булышачак. Дымлы һәм коры үтүкләү мөмкинлеге, шулай ук дезинфекция функциясе киемнәрне пөхтә тотарга, өйдә чисталык һәм уңайлылык булдыруга ярдәм итәчәк.

Акциягә йомгак 30 октябрьдә ясалачак.

Квитанцияләрне җибәрү өчен:

  • Ватсап номеры: 89050262959.
  • Электрон адрес: hezmat_dani@mail. ru.
  • Хат белән юллау өчен: Кукмара шәһәре, Октябрь урамы, 4нче йорт.
 Акциянең сроклары, призларның саны һәм аларны алу тәртибе турында тулырак мәгълүмат — «Хезмәт даны» газетасы редакциясендә. Акцияне оештыручы — «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Хезмәт даны» газетасы редакциясе. Акциянең сроклары — 02.10.2026–30.10.2026. Белешмәләр өчен телефон 8(84364)2-65-59. 16+.

Фото: Эльвира Миннәхмәтова/ «Кукмор-информ»


Нет комментариев