Җил тынса — көннәр суытыр: октябрь аена халык сынамышлары
Соңгы яңалыклар

Җил тынса — көннәр суытыр: октябрь аена халык сынамышлары

2 октябрьдә бал кортларын кышка әзерли башлыйлар.

  • 1 октябрь — әгәр бу көнгә торналар җылы якка китеп бетсә, Покрау көнне (14 октябрь) беренче суыкларны көтегез. Әгәр бүген җылы булса, 2 ноябрьгә кадәр көннәр суытмый.
  • 2 октябрьдә бал кортларын кышка әзерли башлыйлар.
  • 3 октябрь — бу көнне җил көнчыгыш яки көнбатыштан иссә — яңгырга, көньяк җиле — җылыга, төньяктан искәне — салкынга ишарә.
  • 4 октябрь — бүген көн нинди, алдагы 4 атна да шундый булачак.
  • 5 октябрьдә каен яфраклары коелып бетмәсә, кар соң ятар.
  • 6 октябрьдән чын суык көз — елның өченче фасылы башлана.
  • 7 октябрьдән көн сизелерлек кыскара, төннәр караңгы һәм озын.
  • 8 октябрь — әгәр бу көнне беренче кар төшсә, 21 ноябрьдә кар ятар.
  • 9 октябрь әгәр бүген беренче кар төшсә, ә чия агачында бер генә яфрак та калмаган икән, тиздән кыш җитәр.
  • 10 октябрьдә көннәр коры икән, кыш әле тиз генә җитмәс.
  • 11 октябрьдә куяннар соры тунын алыштырмый икән, кыш әле килергә ашыкмый. Коры яфраклар җиргә кире ягы белән ята икән, киләсе елга мул ел килер.
  • 12 октябрьдә күктә йолдызлар күп булса, кыз коры килер.
  • 13 октябрь каен һәм юкә Покрауга кадәр «чишенеп» бетсә, ел уңай килер. Әгәр берән-сәрән яфраклар калса, кыш суык булыр.
  • 14 октябрь — Покрау. Бу көнне төшкә кадәр көз, төштән соң — кыш. Покрау нинди, ел шундый.
  • 15 октябрь — көн яңгырлы икән — кыш суык килер. Җил көньяктан иссә — кыш җылы булыр. Явым-төшем булмаса, күк йөзе чиста икән, тиздән суытыр.
  • 16 октябрь — соры болытлар түбән йөзә икән, көн бозылыр.
  • 17 октябрь — җил тынса — көннәр суытыр.
  • 18 октябрь — әгәр ала каргалар һәм чәүкәләр һавада очып уйный, ә болытлар җилгә каршы йөзә икән, кар явар.
  • 19 октябрь — коры кар төшкәләсә, киләсе ел җәе җылы, уңыш мул булыр.
  • 20 октябрь — агачта яфраклар коелып бетмичә, кар яуса, тиздән эреп бетәр.
  • 21 октябрь болытлар җиргә салынып торса, тиздән суытыр.
  • 22 октябрь түбәләрдә боз сөңгеләре күренсә — көз китәргә ашыкмый дигән сүз.
  • 23 октябрь көнне айны күзәтәләр. Әгәр «мөгезе» төньякка карап тора икән, тиздән суыклар җитәр. Көньякка караса — бер атна җылы торыр. Көнчыгыш яки көнбатышка юнәлсә — көчле суык җил көтегез.
  • 24 октябрь иртән кар очса, кыш суык килер.
  • 25 октябрьдә йолдызларга карыйлар. Алар якты яналар икән — суыта, тонык икән — җепшек карга, зәңгәр төсмер белән балкып янсалар — кар көтегез. Балкучы йолдызлар бик күп икән, киләсе елга борчак уңар.
  • 26 октябрь көньяктан тиз-тиз агучы болытлар йә яңгыр, йә кар алып килә.
  • 27 октябрьдә аякка иярерлек пычрак икән, 4 атнадан чын кыш килер.
  • 28 октябрьдә — аяз күктә ай зур алкалар белән киртәләнә икән — суыкларга, әгәр түгәрәкләр кызыл булса — җил һәм карга ишарә.
  • 29 октябрьдә җир яртылаш яфрак, яртылаш кар белән каплана.
  • 30 октябрьдә яңгыр яуса — кыш суык килер. Аяз булса, җылы кыш көтегез.
  • 31 октябрьдә айны күзәтәләр. Әгәр мөгезе төньякка караган, ә болытлар көньякка таба йөзә икән, якын көннәрдә явым-төшем көтелми. Әгәр «мөгез» көньякка карап, болытлар төньякка таба юл алса, ноябрьне елак көннәр башлый.

Фото: «Кукмор-информ»


Нет комментариев