Башка бик күп чордашлары шикелле үк тормышның барлык авырлыкларын күреп үсә, эшли, яши ул.
Бүген иң Җиһанда иң матур бәйрәмнәрнең берсе — Өлкәннәр көне. Бу көнне без тормыш юлының һәр мизгелендә безнең белән булган, безгә яшәү көче, акыл һәм мәхәббәт биргән кадерле кешеләребезгә рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Аларның җилкәсендә сугыш авырлыкларын кичерү, илне торгызу, завод-фабрикалар төзү, иген игү кебек зур сынаулар ята. Алар безнең өчен тере тарих кына түгел, ә тормыш этикасы һәм намус өлгесе дә.
— Өлкәннәр көне — ул күпьеллык хезмәт, зирәклек һәм тормыш тәҗрибәсе бәйрәме. Алар — безнең гаиләләребезнең җылы учагын саклаучылар, нәселебезнең терәге, тарихыбызның һәм гореф-гадәтләребезнең тере шаһитлары. Бүген аларга карата безнең игътибарыбыз — иң зур бүләк. Ул зурдан кубып бирелгән кыйммәтле әйберләрдә түгел, ә гап-гади гамәлләрдә чагыла, — диде район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Айгөл Багаманова Березняк авылында гомер итүче, быел үзенең 102 яшен каршы алган Фәһимә апа Зәйнәгыеваны бәйрәм белән котларга килгәч.
«Нәкъ менә Сезнең сабырлыгыгыз, түземлегегез һәм фидакарьлегегез аркасында бүген без тыныч күк астында яшибез, үсәбез һәм үз хыялларыбызны тормышка ашырабыз», — диде ул, рәхмәт сүзләрен дәвам итеп.
Фәһимә апа белән сөйләшкәндә янә күз тимәсен, сөбханалла дигән сүзләр телдән төшмәде. Шаян телле, елмаюын бер дә онытмаган Фәһимә апа өлкәнәюенә карамастан, ул бик матур итеп сөйләшә, бөтен вакыйгаларны көннәренә кадәр хәтерли. Башка бик күп чордашлары шикелле үк тормышның барлык авырлыкларын күреп үсә, эшли, яши ул.
Районыбызның иң өлкән кешесен бүгенге бәйрәм белән котларга район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Регина Мусина, Березняк авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Шәрипов, Березняк мәктәбе директоры Дилүс Кәримуллин, укучылар, Березняк авылының мәдәният йорты хезмәткәрләре дә килгән иде.
— Сәламәтлек, тигезлек — иң кадерлесе бу тормышта. Аллаһка шөкер, дисбе тартам, ятып торам, утырып торам. Догалар укыйм, — ди гасыр әбисе. — Якыннарым бик кадерли, рәхмәт аларга.
Фәһимә апа үзен искә алып, бүгенге бәйрәм белән котларга килгән һәркемгә дә чын күңелдән рәхмәтен җиткерде.
Фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»
Нет комментариев