Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күчтәнәч

Җәйнең матур июнь урталары. Кура җиләгенең әкренләп җитлегеп, кызарып килгән вакытлары иде. Мин бакча ягына чыктым да, кура җиләкләрен капкалап алыйм диеп, бакча башына төшеп киттем. Барып җиткәндә бал кортлары тавышын ишетеп алдым. Яхшылабрак карагач, бер киртәдә бал кортларының тубал хәтле булып укмашкан өеме күзгә чалынды. 74 яшькә җитеп, мондый...

Җәйнең матур июнь урталары. Кура җиләгенең әкренләп җитлегеп, кызарып килгән вакытлары иде. Мин бакча ягына чыктым да, кура җиләкләрен капкалап алыйм диеп, бакча башына төшеп киттем. Барып җиткәндә бал кортлары тавышын ишетеп алдым. Яхшылабрак карагач, бер киртәдә бал кортларының тубал хәтле булып укмашкан өеме күзгә чалынды. 74 яшькә җитеп, мондый күренешне күргәнеп юк иде. Куркып калдым, тизрәк кире кайттым. Урамга чыгып уйга баттым: нишләтергә боларны, бакчага кереп булмый бит. Шул вакыт безнең урам башында гына бер абзыйның умарталар тотканлыгы исемә төште. Шунда юл тоттым. Ярый әле, өендә туры килде, ул килеп, рәхмәтен әйтеп, бал кортларын җыеп алып китте. Мин дә рәхмәтле булып озатып калдым.

Берәр ай уздымы-юкмы икән, әлеге кеше машинасы белән безнең янга килеп туктап, бер банка бал бирде. Мин акча алырга кермәкче идем, ул: "Юк-юк, акча кирәкми. Бу теге вакыттагы бал кортларының күчтәнәче", - дип китеп барды. Мин рәхмәт әйтеп карап калдым.

Менә хәзер көн саен чәй эчәргә утыргач, әби белән урамдашыбызга рәхмәт диеп, җәйнең матур мизгелләрен искә алып, тәмләп чәй эчәбез.

Мурат, Кукмара

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев