Качману сынамышлары
-Качмануда бәкедә су күп булса, язын елгада ташу көчле булачак. -Качмануда ябалак-ябалак кар яуса, иген уңышы мул булачак. -Качману салкыннары шулай ук муллык вәгъдә итә. -Качмануга каршы төндә йолдызлар күп булса, җиләк уңышына, ә инде йолдызлар ялтырап янсалар, сарык маллары өчен уңай ел. -Качманудан Май Чабуга (Масленица) кадәр - туйлар...
-Качмануда бәкедә су күп булса, язын елгада ташу көчле булачак.
-Качмануда ябалак-ябалак кар яуса, иген уңышы мул булачак.
-Качману салкыннары шулай ук муллык вәгъдә итә.
-Качмануга каршы төндә йолдызлар күп булса, җиләк уңышына, ә инде йолдызлар ялтырап янсалар, сарык маллары өчен уңай ел.
-Качманудан Май Чабуга (Масленица) кадәр - туйлар вакыты.
-Качману төнендә җыелган кар аяк ою, баш әйләнү, көзән җыерулардан дәва.
-Качмануда буран булса, Май Чабуда (Масленица) да көн шулай булачак.
фото: http://jobspapa.com/wallpapers-nature-snow-rain.html
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев