2016 елда Кукмара районында булган вакыйгалар
Гыйнвар Итек фестивале үткәрелде. Февраль "Тузган торакны бетерү" республика программасы кысаларында Гафиятуллин урамында 21 фатирлы йортның ачкычлары хуҗаларына тапшырылды. Март Үзара салым җыю буенча референдум үткәрелде. Май Лельвижда яңа мәдәният йорты ачылды. Тантанага Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Күкшелдә яңа мәчет үз ишекләрен ачты. Июнь Әсән-Елга авылында "Акъяр" чишмәсе ачылды....
Гыйнвар
Итек фестивале үткәрелде.
Февраль
"Тузган торакны бетерү" республика программасы кысаларында Гафиятуллин урамында 21 фатирлы йортның ачкычлары хуҗаларына тапшырылды.
Март
Үзара салым җыю буенча референдум үткәрелде.
Май
Лельвижда яңа мәдәният йорты ачылды. Тантанага Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде.
Күкшелдә яңа мәчет үз ишекләрен ачты.
Июнь
Әсән-Елга авылында "Акъяр" чишмәсе ачылды.
Республика күләмендә удмурт халкының милли бәйрәме - "Гырон быдтон" үткәрелде.
"Нараткай" балаларның ял һәм сәламәтләндерү лагерында заманча җиһазландырылган спорт мәйданчыгы куллануга тапшырылды.
Июль
"Тузган торакны бетерү" программасы нигезендә Гафиятуллин урамында күпкатлы йорт куллануга тапшырылды.
Кече Чурада мәдәният йорты ачылды.
Әсән-Елга авылында спорт мәйданчыгы төзелде.
Август
Янил авылында спорт мәйданчыгы ачылды.
Лубян урман-техник көллияте 95 еллыгын билгеләп үтте.
Районга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Нурминкә елгасы яр буйлары төзекләндерелде.
"Тузган торакны бетерү" программасы нигезендә Гафиятуллин урамында тагын бер йорт куллануга тапшырылды.
Камышлы авылында "Фәридә" чишмәсе ачылды.
Өркеш авылында "Нур" мәчете үзенең ишекләрен ачты.
Прокуратура бинасы каршында Павел Ягужинскига бюст куелды. Ял паркында Атлас Булатовка һәйкәл-бюст куелды.
Сентябрь
Зур Сәрдек авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты эшли башлады.
Петр һәм Павел чиркәве каршына яңа кыңгыраулар урнаштырылып изгеләштерелде.
Ядегәрдә "Сәвия" чишмәсе ачылуны билгеләп үттеләр.
Байлангарда яңартылган мәчет кулланылышка тапшырылды.
Бистәбездә балалар иҗат йорты төзелүгә нигез ташы салынды. Шул уңайдан районга Татарстан республикасы Премьер министры Илдар Халиков килде.
Лубян, Сәрдекбаш, Зур Кукмара, Урта Комар мәктәпләренә капиталь ремонт ясалды.
Түбән Өскебаш мәдәният йорты яңартылды.
Ноябрь
Үзара салым җыю турында референдум үткәрелде.
Кукмараны шәһәр итеп үзгәртү мәсьәләсе буенча тавыш бирү оештырылды.
Декабрь
Вахит авылында мәчет ачылды.
Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында кече эшмәкәрлекне үстерү мәсьәләләренә багышланган зона семинар-киңәшмә үткәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев