Зыятдинова Гөлсинә Вагыйз кызының күркәм юбилее!
Зур Сәрдек авылында гомер итүче кадерле туганыбыз Зыятдинова Гөлсинә Вагыйз кызының 17 февральдә күркәм юбилее.
Сине гомереңнең истәлекле көне – гомер бәйрәмең белән чын күңелебездән тәбриклибез! Кадерлебез, син үзеңнең тирә-ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшәсең, укучыларыңа ныклы белем һәм тәрбия бирәсең, аларның рәхмәт сүзләрен ишетеп яшисең.
Апа, без синнән һәрвакыт үрнәк алабыз. Сиңа озын гомер, нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхет-шатлык һәм кайгы-хәсрәтсез көннәр, тигез тормыш телибез. Балаларың һәм оныкларыңның игелеген күреп гомер кичерергә язсын. Без сине бик нык яратабыз!
Иң изге теләкләр белән Әлфия апаң, ГӘРӘЕВлар, НӘБИЕВлар гаиләләре.
Нет комментариев