Олыяз авылында яшәүче Ибраһимова Нурлия Мөхәррәм кызының 55 яшьлек юбилее!
Олыяз авылында яшәүче кадерлебез Ибраһимова Нурлия Мөхәррәм кызының 2 декабрьдә 55 яшьлек юбилее.
Сине туган көнең белән котлап, иң изге, матур теләкләребезне юллыйбыз. Туар таңнарың тыныч, саулыгың нык, гомерең бәхетле булсын! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне телибез, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай!
Әни, диеп әйтер кешең булу –
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса – уртак була,
Кайгыларың булса – югала.
Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа гомергә!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, кызың-киявең, улың-киленең, оныкларың, кода-кодагыйларың.
Нет комментариев