Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Татар Толлысы авылында яшәүче Хәлимов Галимҗан Хәлим улына туган көне

27 августа 2017, 05:15

514

0

0

Татар Толлысы авылында яшәүче Хәлимов Галимҗан Хәлим улына туган көне

Туган җанлы, олы йөрәкле әтиебез! Без сине олы бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Сиңа рәхмәтләребезнең чиге юк, сүзләр белән генә әйтеп бетереп тә булмас. Син гаиләң, балаларың дип гомерең буе тырышып хезмәт куйдың. Әле бүген дә син олы киңәшчебез, ярдәмчебез. Әни белән икегезнең биргән тәрбия безгә тормыш юлында нык терәк, әти. Без синең белән горурланабыз, синнән үрнәк алабыз. Дусларың, туганнарың өчен дә син хөрмәтле кеше. Син һәрвакыт җор телле, нык рухлы, көчле кеше булдың. Алга таба да Ходай сине саулыктан аермасын, балаларыңның, оныкларыңның күңел җылысын, кадерен тоеп, озак еллар бергә сөенеп яшәргә насыйп булсын.
Картаям, дип, һич уфтанма, әти,
Күңелең бит синең гел дә яшь.
Исән-сау бул, кайгы күрми яшә,
Урыннарың булсын гел түрдә.
Сине яратып балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев