Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Нуриева Заһидә Мөхәммәтдин кызына 1 апрельдә 90 яшь тула

31 марта 2017, 21:22

565

0

0

Кукмарада яшәүче кадерле әниебез, әбиебез Нуриева Заһидә Мөхәммәтдин кызына 1 апрельдә 90 яшь тула.
Кадерлебез! Сине ихлас күңелдән шушы истәлекле гомер бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Син - безнең өебезнең нуры, яшәвебезнең мәгънәсе. Изге теләк-киңәшләрең, хәер-фатихаң, назлы карашың, тәмле ризыкларың өчен рәхмәт сиңа.
Син 90да гына әле,
Чәчләреңә бәсләр кунса да.
Иң кадерле кешебез син безнең,
Ничә генә яшең тулса да.
Әле һаман без дип яшисең син,
Күптән инде зурлар булсак та.
Аз булыр күк, әнкәй, синең өчен
Нинди изгелекләр кылсак та.
Без телибез сиңа бәхет, әнкәй,
Һәрвакытта бул үз көчеңдә.
Сине шулай исән-имин күрү
Бәхет бит ул безнең өчен дә!
Иң изге теләкләр белән кызларың Рәмзия, Рәйсә-Олег, килене Хәтимә оныкларың, оныкчыкларың, барлык туганнарың, күршеләрең.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

4CQwVszH9pUkpdVTHLP