Минемуллин Ринат Хәйрулла улының 13 декабрьдә 55 яшьлек юбилее

Аш-Буҗи авылында яшәүче кадерле туганыбыз Минемуллин Ринат Хәйрулла улының 13 декабрьдә 55 яшьлек юбилее.
Кадерлебез! Сине ихлас күңелдән зур бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләребезне сүз белән генә әйтеп бетерү мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек олы җанлы, сабыр һәм тырыш кешеләр сирәктер. Син һәрвакыт кешеләргә игелекле, туганнарга ярдәмчел була белдең. Шуңа күрә дә без сине һәрчак хөрмәт итәбез.
Абыебыз, сиңа нык сәламәтлек, озын гомер, тыныч тормыш, пар канатлы булып, балаларыгызның игелекләрен күреп яшәргә Ходай насыйп итсен.
Салкын карлы кышта тусаң да син,
Яз кояшы һәрчак күңелеңдә.
Һәрвакытта йөзең көләч булсын,
Балкып яшә гомер-гомергә.
Иң изге теләкләр белән абыең Миннебай, энең Сәгыйдулла, сеңлекәшләрең Фирдания, Руфия гаиләләре.
Нет комментариев