Вахит авылында яшәүче Тимергалиев Нургали Рифат улына 5 августта 50 яшь тула
Вахит авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабаебыз Тимергалиев Нургали Рифат улына 5 августта 50 яшь тула.
Безнең кадерлебез! Сине юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Тормышыбызда ышанычлы терәк, маяк булып янәшәбездә яшәвең безнең өчен зур бәхет. Яхшы күңелең, кешелеклегең, сабырлыгың, ярдәмчел булуың белән үрнәк син. Сиңа нык сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез. Киләчәктә дә йортыбызның кояшы булып, пар канатлар булып яшәргә язсын.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Люция, кызларың Ләйлә, Ләйсән, киявең Владислав, оныкларың, кодагыең Лидия.
Нет комментариев