Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Кичке уенда яшьлеккә кайтып килдек

Электән әби-бабаларыбыз яратып уйнаган уеннарны кабат искә төшереп, еракта калган яшьлек елларына бер сәяхәт ясар өчен авылдашларыбызны кичке уенга чакырдык. Бу көнне мәдәният йортының фойесын шаулатып, борынгы җырлар яңгырады. Түгәрәктә тезелеп әйләнгән авылдашлар, ерактан махсус шушы кичәгә кайткан кунаклар белән, гармунга һәм баянга кушылып, бихисап күп җырлар башкардылар. Инде хәзерге...

Электән әби-бабаларыбыз яратып уйнаган уеннарны кабат искә төшереп, еракта калган яшьлек елларына бер сәяхәт ясар өчен авылдашларыбызны кичке уенга чакырдык.

Бу көнне мәдәният йортының фойесын шаулатып, борынгы җырлар яңгырады. Түгәрәктә тезелеп әйләнгән авылдашлар, ерактан махсус шушы кичәгә кайткан кунаклар белән, гармунга һәм баянга кушылып, бихисап күп җырлар башкардылар. Инде хәзерге яшьләребез уйнамый торган җырлы-биюле "Бормалы", "Назалы" уеннарының да бик күп кызыклы такмаклары яңгырады. Яшьләрчә җитез итеп биергә төшкән, бөтерчектәй вальс әйләнгән өлкән авылдашларыбызга карап сокландык ул көнне. Алдагы кичке уеннарыбызга чордашларыбызның тагын да күбрәк булып килүләрен көтеп калабыз.

Рәмзия ХӨСӘЕНОВА, Зур Сәрдек

фото: http://matbugat.ru/news/?id=7229

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk