Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Уеннан-уймак чыга күрмәсен!

Үз-үзләренә кул салучы балалар саны буенча Русиянең дөньяда беренче урында булуы хакында ишеттем дә, уйга калдым. Ел саен 100 мең яшүсмернең 16сы үз теләге белән якты дөньядан китә икән. Нинди заман соң бу?! Тормышның әле ни икәнен дә белергә өлгермәгән яшүсмерләрнең үз-үзен үтерүе заман чиренә әйләнеп бара бит? Биек йортлардан...

Үз-үзләренә кул салучы балалар саны буенча Русиянең дөньяда беренче урында булуы хакында ишеттем дә, уйга калдым. Ел саен 100 мең яшүсмернең 16сы үз теләге белән якты дөньядан китә икән. Нинди заман соң бу?! Тормышның әле ни икәнен дә белергә өлгермәгән яшүсмерләрнең үз-үзен үтерүе заман чиренә әйләнеп бара бит? Биек йортлардан сикерү, машина тәгәрмәче астына ташлану, кан тамырларын кисүгә кадәр барып җитәләр. Минемчә, үлемнең әле нәрсә икәнен дә белмәгән балаларны бу адымга дөньякүләм пәрәвез челтәре алып киләдер ул. Аларның күбесе бит хәзер тормышларын Интернеттан башка күз алдына да китерә алмый. Баштанаяк эшкә чумган әти-әниләрнең ул-кызларына игътибарлары һәм вакытлары җитмәү дә аларга рәхәтләнеп виртуаль дөньяда утыру өчен җай гына. Беркөнне танышымның кызы үзенең "Вконтакте"дагы битенә ниндидер бер төркемнән "Яшисем килми" дигән статусны күчереп куйган. Бу хакта үзенә әйткәч, кызык бит, мин аны уйнап кына куйдым, ди. Баксаң, аның кебекләр бихисап икән. "Ике"ле билгесе алсалар да, укытучы ачуланса да, әти-әнисе белән сүзгә килсәләр дә, төркемдә тормыштан тую турындагы язмалар барлыкка килә. Шулай куркыталар, янәсе. Уеннан-уймак кына чыга күрмәсен...

Әлфия ХӘЙДӘРОВА

фото: http://maxpark.com/community/politic/content/2595862

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk