Төзекләндерелгән мәдәният йорты Поч. Кучук авылының мәдәни тормышына яңа сулыш өрсен, аның ишекләре һәрвакыт халык өчен ачык булсын!
Поч. Кучук авылында капиталь төзекләндерелгән мәдәният йорты бүген үз ишекләрен ачты. Яңартылган бина кунакларны горур, матур кыяфәттә каршы алды. Без белгән элеккеге мәдәният йортыннан хәзер берни дә калмаган — бинага чын мәгънәсендә икенче яшьлеген кичерә.
Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов һәм башка мәртәбәле кунаклар килгән иде. Алар авыл халкын истәлекле вакыйга белән котлап, мәдәният йортының һәрвакыт ишекләре ачык, тамашачылары күп булуын теләделәр. Шулай ук аның җирле халыкның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм милли традицияләрен саклап калудагы әһәмиятен югары бәяләделәр.
- Бу — зур һәм әһәмиятле чара. Нәкъ менә сезнең авылда мәдәният үзәге буларак шундый матур бина ачылуы сөендерә. Милли киемнәр кигәнсез. Мари халкыннан гореф-гадәтләрне, тарихны саклап калу буенча күп нәрсәгә өйрәнергә мөмкин. Ә алар безнең өчен бик кадерле. Минем тамырларым Әтнә районына барып тоташа, ә ул Марий Эл Республикасы белән чиктәш. Әле дә хәтеремдә: әти мари халкы белән дус-тату яшәвебез, бер-беребезнең традицияләрне хөрмәт итүебез, телне белеп, аралашып торуыбыз турында сөйли иде. Мәдәният йортлары нәкъ менә шушы бәйләнешне саклап калу, аны яшь буынга җиткерү өчен барлыкка килә дә инде. Киләчәк буын җыр-биюләребезнең, милли киемнәребезнең нинди матур икәнен белеп үсәргә тиеш, — диде Ленар Сәетҗан улы.
Озак еллар дәвамында авыл халкына игелекле хезмәт иткән мәдәният йортындагы әлеге үзгәрешләрне халык зарыгып көткән. Еллар узу белән бина шактый тузган, капиталь ремонтка мохтаҗ булган. Төзекләндерү эшләре республика программасы кысаларында башкарылган.
Бинага икенче яшьлекне «Стройком» оешмасы хезмәткәрләре бүләк иткән. Ремонт барышында мәдәният йортында барлык инженерлык коммуникацияләре яңартылган. Юыну һәм бәдрәф бүлмәләре эшләнгән, җылыту системасы алыштырылган, электр үткәргечләр яңартылган. Яңа тәрәзәләр куелган, идәннәр тигезләнгән, плитка җәелгән. Бинаның фасады да тулысынча яңартылып, заманча һәм матур материаллар белән тышланган.
Әйе, авылларны мәдәният учакларыннан башка күз алдына китерү дә мөмкин түгел. Мәдәният йорты — халык өчен җанлы аралашу, иҗат итү, ял итү һәм бергәләп вакыт уздыру урыны. Ул авылның мәдәни тормышын берләштерүче үзәк булып тора.
Поч. Кучук мәдәният йорты җитәкчесе Ольга Иванова да яңартылган бинада авыл халкын матур иҗат җимешләре белән сөендереп торырга вәгъдә итеп, башкарылган эшләр өчен рәхмәтен белдерде. Төзекләндерелгән мәдәният йорты Поч. Кучук авылының мәдәни тормышына яңа сулыш өрсен, аның ишекләре һәрвакыт халык өчен ачык булсын!
Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Нет комментариев