Гөмбә белән агуланмас өчен Кукмара дәваханәсе эпидемиологының киңәшләрен тыңлагыз
Соңгы яңалыклар

Гөмбә белән агуланмас өчен Кукмара дәваханәсе эпидемиологының киңәшләрен тыңлагыз

Кукмара район үзәк дәваханәсе эпидемиологы гөмбә җыйганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында сөйләде.

Гөмбә җыю — күңелле генә түгел, ә саклык та таләп итә торган шөгыль. 

Ашарга яраклы гөмбәне агулысыннан аера белмәү, аны дөрес эшкәртмәү яки сакламау җитди проблемаларга китерергә мөмкин. Гөмбә белән агулануның төп сәбәпләре нинди? Аны булдырмас өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк? Бу хакта район үзәк дәваханәсе эпидемиологы Рамил Мохтаров белән сөйләштек.

— Рамил Минехаҗиевич, гөмбә белән агулануның төп сәбәпләре нидә?

— Моның берничә факторы бар. Беренчедән, химик, ягъни гөмбә үзе агулы булырга мөмкин. Икенчедән, бактериологик, гөмбәнең тиешенчә чистартылып, эшкәртелмәве. Химик агулануны булдырмас өчен иң гади профилактика чарасы — белмәгән гөмбәне җыймау. Моның өчен интернет ресурслардан файдаланырга яки гөмбә төрләрен яхшы белгән кешеләрдән киңәш сорарга мөмкин. Безнең районда агулы гөмбә төрләре алай күп түгел. Ә биологик агулану куркынычы күбрәк.

Гөмбә тиешенчә чистартылмаган һәм эшкәртелмәгән булса, анда туфрак кисәкләре, төрле көнкүреш калдыклары, чүп-чар ташланган урыннарда үскән очракта микроблар калырга мөмкин. Микроблар китереп чыгара торган токсиннарның төрләре бик күп. Алар арасында ботулизм, стафилококк һәм башкалар бар. Шуңа күрә гөмбәне консервлаганда аеруча сак булырга, рецепт һәм эшкәртү технологиясен төгәл үтәргә, әзер продуктны озак вакыт сакламаска кирәк. Күп кенә авыру кузгаткычлар тиешле температурада эшкәртелгәндә юкка чыга, әмма аларның җылылыкка чыдамлыгы төрле булырга мөмкин.

Химик агулануны булдырмас өчен иң гади профилактика чарасы — белмәгән гөмбәне җыймау.
Химик агулануны булдырмас өчен иң гади профилактика чарасы — белмәгән гөмбәне җыймау.

— Гөмбә белән агуланган очракта нинди билгеләр күзәтелә?

— Эч китү, косу, тән температурасының күтәрелүе кебек билгеләр булырга мөмкин. Әмма алар төрле вакыт аралыгында барлыкка килә. Химик агулану ике сәгать эчендә үк сизелергә мөмкин. Ә микроблар китереп чыгарган агулану билгеләре бер тәүлек эчендә күренә.

— Бу вакытта нишләргә кирәк?

— Иң элек белгечкә — йогышлы авырулар табибына яки ашыгыч ярдәм хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Хәзерге вакытта районда гөмбә белән агуланып дәваханәгә мөрәҗәгать итүчеләр юк. Әмма профилактика чараларын алдан күрү — сәламәтлекне саклауның иң нәтиҗәле юлы.

Фото: Ризиля Курбанова/ «Кукмор-информ»


Нет комментариев