Сентябрь аенда бакчаны кышка әзерләү серләре
Файдалы киңәшләр

Сентябрь аенда бакчаны кышка әзерләү серләре

Бакча мәйданын киңәйтергә теләүчеләр өчен сентябрь — уңайлы вакыт.

Бу айда бакчадагы мөһим эшләрнең берсе — түтәлләрне тәртипкә китерү. Аннан үсемлек тамырларын, сабакларны, яфракларны һәм коелган җимешләрне җыеп алырга кирәк. Бигрәк тә фитофтороз, онлы чык, черү кебек авырулар күзәтелгән булса, үсемлек калдыкларын бик яхшылап чистартырга кирәк. 

Үсемлекләрдән арындырылган түтәлләрне казып чыгу мөһим. Бу туфракны йомшартырга, анда кышлаучы корткычларны һәм аларның личинкаларын юк итәргә ярдәм итә. Бакча мәйданын киңәйтергә теләүчеләр өчен сентябрь — уңайлы вакыт. Яңа түтәлләр ясарга планлаштырылган урынны яхшылап казып чыгарга кирәк. 

Сидератлар — көзен туфракның уңдырышлылыгын арттыруның җиңел һәм нәтиҗәле ысулы. Фацелия яки солы чәчәргә мөмкин. Ә авырулар таралган кишәрлекләргә горчица яки рапс чәчү файдалы, чөнки алар туфракны өстәмә рәвештә сәламәтләндерергә ярдәм итә.

Сентябрьдә күпьеллык культураларга да игътибар кирәк. Җиләк түтәлләрен тәртипкә китереп, артык мыекларын һәм кипкән яфракларны чистартырга була. Күпьеллык чәчәкләрне бүлеп утырту өчен дә бу ай уңайлы.

Фото: «Татар-информ» МА


Нет комментариев