Ни өчен Геройларны соңгы юлга озату фотолары социаль челтәрләргә куелмый?
Сорау-җавап

Ни өчен Геройларны соңгы юлга озату фотолары социаль челтәрләргә куелмый?

Әлеге сорауга баш мөхәррир Эльвира Миннәхмәтова җавап бирде.

Ни өчен махсус хәрби операциядә һәлак булган егетләрне озату митингыннан фотолар газетага һәм социаль челтәрләргә куелмый?

Әлеге сорауны безгә райондашлардан еш ишетергә туры килә. Аңлатып узам: махсус хәрби операциядә һәлак булган якташларыбызны соңгы юлга озату — һәркем өчен дә авыр һәм тетрәндергеч мизгел. Мондый чаралардан фото һәм видеоязмалар әзерләгәндә, иң беренче чиратта, мәрхүмнең һәм аның гаиләсенең хисләренә, якыннарының кайгысын хөрмәт итүгә өстенлек бирергә кирәк.

Икенчедән, мондый мәгълүматларны ачык чыганакларда урнаштыру мәгълүмати иминлек мәсьәләсенә дә кагыла. Мәрхүмнең, аның гаилә әгъзаларының исем-фамилиясе, яшәү урыны, туганнары һәм башка шәхси мәгълүматлары мошенниклар тарафыннан явыз нияттә файдаланылырга мөмкин. Социаль челтәрләрдәге фото һәм видеолар да өстәмә мәгълүмат чыганагы булып тора. Шуңа күрә мондый очракларда мәгълүматны мөмкин кадәр сакчыл тарату — мәрхүмнең якыннарын хөрмәт итү генә түгел, ә аларны төрле мошенниклык очракларыннан саклау чарасы да.

Безнең өчен һәр якташыбызның гаиләсе, аларның хисләре һәм иминлеге кадерле. Шуңа күрә озату митингларыннан фотолар урнаштырмау — игътибарсызлык яки мәгълүматны яшерү түгел, ә мәрхүмнең якыннарына хөрмәт һәм сакчыл мөнәсәбәт күрсәтү. Мәрхүм булган Герой райондашларның әти-әниләре, якыннары истәлекләр белән уртаклашкан очракта, язмалар әзерләнә һәм газета битләрендә, социаль челтәрләрдә урын ала. 

Эльвира МИННӘХМӘТОВА, баш мөхәррир

Фото: ИА «Татар-информ»


Нет комментариев