Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Табибларга рәхмәт

Яшь барган саен авыру да көчәя башлый икән. Сабый чакта күргән авырлыклар эзен калдыргандыр, мөгаен. "Тыны беткәннең көне беткән" диләр халыкта. Сулыш ала алмау, чыннан да, бик яман хәл. Авыр хәлдә район үзәк дәваханәсенә барырга туры килде. Ходай рәхмәте белән бик яхшы табиблар кулына эләктем. Терапевт Әлфия Мәүлиева берсүзсез кабул...

Яшь барган саен авыру да көчәя башлый икән. Сабый чакта күргән авырлыклар эзен калдыргандыр, мөгаен. "Тыны беткәннең көне беткән" диләр халыкта. Сулыш ала алмау, чыннан да, бик яман хәл.

Авыр хәлдә район үзәк дәваханәсенә барырга туры килде. Ходай рәхмәте белән бик яхшы табиблар кулына эләктем. Терапевт Әлфия Мәүлиева берсүзсез кабул итеп үзенең киңәшләрен бирде, ятып дәваланырга кирәк булачагын әйтте. Вакыт инде соң булуга карамастан, терапия бүлегендәге табибә Екатерина Андреева җылы итеп каршы алып, шул ук көнне палатага дәваланырга салды.

Ун көн дәвалану вакытында мин терапия бүлеге эшчәнлегеннән бик канәгать калдым.

Табибә Екатерина Андреева үз эшенең остасы, шәфкать туташларын да сайлап алганнар диярсең, һәр авыруга игътибарлы, артык бер адым ясатмыйлар. Ә үзләре һәрвакыт аяк өстендә. Бу бүлектәге чисталыкка да таң калырлык.

Табибәләр, шәфкать туташлары, санитаркалар, пешекчеләрнең безгә күрсәткән кадер -хөрмәтләре үзләренә әйләнеп кайтсын иде. Һәркемгә сәламәтлек теләп Өркеш авылыннан Кәримә Галиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk