Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Сабантуйга бүләк җыйганда акчаларны аерым исемлеккә теркәргә кирәк

Сабантуйларга әзерлек йөзеннән авылларда, поселокта сөлге җыюлар үткәрелде. Әллә каян урамнарны гармун, тальян тавышлары белән яңгыратып килгән сөлге җыючыларга, теләкләр теләп, чын күңелеңнән тастымал, сөлге, йомырка, акча бирү үзенә күрә саваптыр да әле. Ләкин поселокта гына түгел, авылларда да сөлге җыючыларга капка-ишекләрне дә ачмау кебек күренешләр елдан-ел арта бара, диләр....

Сабантуйларга әзерлек йөзеннән авылларда, поселокта сөлге җыюлар үткәрелде. Әллә каян урамнарны гармун, тальян тавышлары белән яңгыратып килгән сөлге җыючыларга, теләкләр теләп, чын күңелеңнән тастымал, сөлге, йомырка, акча бирү үзенә күрә саваптыр да әле. Ләкин поселокта гына түгел, авылларда да сөлге җыючыларга капка-ишекләрне дә ачмау кебек күренешләр елдан-ел арта бара, диләр. Шул ук вакытта поселоктагы күпкатлы йортларда яшәүчеләр арасында, инде бүләкләр дә әзерләп куябыз, сөлге җыйганнарын белми дә калабыз, дип әйтүчеләр дә бар. Киләсе елларда йорт комитеты рәисләре алдан хәбәр итеп, бәлки, подъезд ишекләренә белдерү язып куярлар? Быел авылыбызда сөлге җыеп киткәннән соң күңелемдә төер калды. Бүләкләремне колга тотып йөрүче егеткә бирдем, ә акчаны "главный"га бирерсез, диделәр. "Главный" дигәннәре бер оешмада эшләүче таныш ханым булып чыкты. Акчамны аңа тапшырганнан соң, "черновик" кебек дәфтәргә ханым нидер сызгалап куйды. Узган ел иптәш кызым, акчамны бала-чага кулындагы, йомыркалар салынган чиләккә салырга куштылар, анда йомырка белән бергә күпме кәгазь акча ята иде, диде. Акчаларны исемлеккә теркәп куеп, кул куйдырып җыюны ник тәртипкә кертмиләр икән? Авыл җирлеге алдында хисап тотар өчен дә уңайлы булыр иде.

Рәмилә ханым.

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев