Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Районыбызның стоматология бүлегендә теш дәвалауның бер мәшәкате юк

Үз гомерендә теш сызлавыннан интекмәгән кеше юктыр, мөгаен. Миңа да шактый җәфаланырга туры килде. Тәҗрибәле табиб Равил Габдрахманов җитәкләгән стоматология бүлегенә юл тоттым. Регистратурада вакыт күрсәтелгән талон бирәләр, шул вакытта табибка керәсе - кыскасы, бернинди мәшәкать юк. Мине Равил Габдрахманов кабул итте. Аның ипле, йомшак тавыш белән сөйләшүен ишетүгә үк...

Үз гомерендә теш сызлавыннан интекмәгән кеше юктыр, мөгаен. Миңа да шактый җәфаланырга туры килде. Тәҗрибәле табиб Равил Габдрахманов җитәкләгән стоматология бүлегенә юл тоттым. Регистратурада вакыт күрсәтелгән талон бирәләр, шул вакытта табибка керәсе - кыскасы, бернинди мәшәкать юк. Мине Равил Габдрахманов кабул итте. Аның ипле, йомшак тавыш белән сөйләшүен ишетүгә үк теш авыртуым басылгандай булды. Шул кабинетта эшләүче шәфкать туташлары Миләүшә Гыймадиева, Эльвира Гатауллина, Людмила Байгильдина табибка кирәкле эш коралларын, препаратларны чиста-пөхтә итеп хәстәрләп торалар. Кирәк икән, рентген аппараты да шул ук бинада урнашкан, әллә кая барып йөрисе юк. Протез тешләр куйдырасың булса, Илһам Ямалиевка мөрәҗәгать итәсе. Ул да - үз эшенең остасы. Шулай ук теш хирургы Раиф Миннемуллин турында да җылы сүзләр әйтәсе килә. Ачык, елмаюлы йөзе, шаяртулы сүзләре белән пациентларның күңелен тынычландыра белә ул. Һәммәсенә саулык, бәхет һәм эшләрендә зур уңышлар телим.

Хәбир ВӘЛИЕВ, Жилой Рудник авылы

фото: http://www.medlinfosite.com/pravila/gigienarot2.php

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk