Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Кыерсытылган авыл

Мин сезгә үземне борчыган мәсьәләләрне әйтеп язарга булдым. Беркөнне Кукмарадан Пычак авылына такси белән кайттым. Шоферга авылның кайда икәнлеген озаклап аңлатырга туры килде. Нигә шунда Пычак авылы дигән элмә тактасы куймаска?! Тагын бер мәсьәлә бар. Һәрбер авылның үз җире, үз мәйданы була. Пычак авылының ике тавы бар. Шуның берсе авылга...

Мин сезгә үземне борчыган мәсьәләләрне әйтеп язарга булдым. Беркөнне Кукмарадан Пычак авылына такси белән кайттым. Шоферга авылның кайда икәнлеген озаклап аңлатырга туры килде. Нигә шунда Пычак авылы дигән элмә тактасы куймаска?!

Тагын бер мәсьәлә бар. Һәрбер авылның үз җире, үз мәйданы була. Пычак авылының ике тавы бар. Шуның берсе авылга якын, икенчесе бераз читкәрәк урнашкан. Ул элек яшелчә тавы булган, анда әбиләр кыяр, кәбестә һәм башка яшелчәләр үстергәннәр. Шунда ук инеш, чишмәләр аккан. Алар Өлге суына барып кушылалар. Өлге авылында элмә тактасына аны Арпаяз елгасы дип язганнар. Тавын Арпаяз тавы дип атыйлар.

"Хезмәт даны" газетасының 20 май санында "Быел Пычак авылы җирлегенә керүче Арпаяз авылы сулыгында да капиталь төзекләндерү эшләре башкарылачак" дип язылган. Пычак авыл халкы моны укыгач бик борчылды. Район авылларының дөрес итеп чикләре күрсәтелгән картасы юкмыни?

Сәвия ГАЛИМУЛЛИНА, Пычак авылы

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk