Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Җир кишәрлегенә документ ала алмыйбыз, дип борчылалар кайбер кукмаралылар

2012 елны безгә өй салырга дип җир кишәрлеге өләштеләр. Башта, билгеле, җир һәм милек конторыннан төшеп межа суздылар, урам исемнәре, өй (кишәрлек) номерларын куйдылар. Инде менә ике ел узды, тик һаман да кишәрлеккә документ ала алмыйбыз, арендага килешү дә төзеп булмый. Кырыклап кишәрлектән рәсмиләштермәгән унга якын кишәрлек кенә калды. Башкалары...

2012 елны безгә өй салырга дип җир кишәрлеге өләштеләр. Башта, билгеле, җир һәм милек конторыннан төшеп межа суздылар, урам исемнәре, өй (кишәрлек) номерларын куйдылар. Инде менә ике ел узды, тик һаман да кишәрлеккә документ ала алмыйбыз, арендага килешү дә төзеп булмый. Кырыклап кишәрлектән рәсмиләштермәгән унга якын кишәрлек кенә калды. Башкалары җитәкчелек аша документ алдылар. Безгә нишләргә белгән юк. Кайдадыр ялгышлык җибәргәннәр икән, үз ялгышларын төзәтсеннәр иде.

Рашит Сибгатуллин, Вәкил Әхмәдиев, Айрат Бәдыгеев һәм тагын 9 участок хуҗалары

Әлеге сорауга мөлкәт һәм җир Палатасы рәисе Марсиль Төхбәтуллин җавап бирә:

-Кукмара муниципаль районының мөлкәт һәм җир Палатасына Киндеркүл авылында яшәүче Рәшит Сибгатуллин, Вәкил Әхмәдиев, Айрат Бәдыгеевлардан җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү буенча мөрәҗәгатьләре килеп ирешмәде.

фото: http://www.3150055.ru/article/privatizacija_zemelnogo_uchastka

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk