Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

“Бишбармакны” әзерләү бик җиңел

Хатын-кызны иртән торса, бер сорау борчый: ашарга нәрсә әзерләргә? Кайбер көнне ятрак ризык пешереп якыннарыбызны сөендерәсебез килсә, плитә янына якын барасы да килмәгән вакытлар була. Хезмәттәшебез дә беркөнне: "Аллага шөкер, бүген ашарга әзерлисем юк, ирем "Бишбармак" пешерә", - диде җиңел сулап. Ирләр колагына сер итеп кенә "Бишбармак" рецептын тәкъдим итәргә...

Хатын-кызны иртән торса, бер сорау борчый: ашарга нәрсә әзерләргә? Кайбер көнне ятрак ризык пешереп якыннарыбызны сөендерәсебез килсә, плитә янына якын барасы да килмәгән вакытлар була. Хезмәттәшебез дә беркөнне: "Аллага шөкер, бүген ашарга әзерлисем юк, ирем "Бишбармак" пешерә", - диде җиңел сулап.

Ирләр колагына сер итеп кенә "Бишбармак" рецептын тәкъдим итәргә булдык.

1.Ит (500 грамм),

2. Суган (3 данә),

3. Кишер (2 данә),

4. Бәрәңге (5-6 данә),

5. 2 йомыркадан 1 җәем камыр,

6. Тәмләткечләр.

Итне зур булмаган кисәкләргә турап, чуен савытта майда кыздырасы. Аның өстенә кайнап торган су саласы, тәменчә тоз, 10 данә түгәрәк борыч өстисе. Ит пешеп чыккач, туралган суган, түгәрәкләп кишер һәм ит зурлыгындагы кисәкләргә турап бәрәңге саласы һәм акрын утта төнәтәсе. Бәрәңге пешеп чыкканчы болгатырга ярамый. Бу вакытта камыр җәеп, чәй токмачы рәвешендә кисеп, суда пешереп аласы, бер-берсенә ябышмасын өчен май саласы. Пешкән камырны, итле-бәрәңгеле чуенга салып, тәмләткечләр (төелгән борыч, укроп) белән болгатасы. Ашларыгыз тәмле булсын!

фото: http://forum.in-ku.com/showthread.php?t=135920&page=99&s=faa2df3d3fe9eb10d228bf93bbdf5d79

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk