Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Бал белән массаж

Борынгы Тибет медицинасында бал белән массаж ясап дәва тапканнар. Мондый массаждан соң тире катламында һәм мускулларда кан яхшырак әйләнә башлый, эчке орган һәм тукымалар тукланышы яхшыра. Массаж курсы 15 сеанстан тора. Ботларга һәм арт якка массаж ясау өчен 2 чәй кашыгы бал, 2 тамчы эвкалипт мае һәм 2 тамчы ала...

Борынгы Тибет медицинасында бал белән массаж ясап дәва тапканнар. Мондый массаждан соң тире катламында һәм мускулларда кан яхшырак әйләнә башлый, эчке орган һәм тукымалар тукланышы яхшыра. Массаж курсы 15 сеанстан тора. Ботларга һәм арт якка массаж ясау өчен 2 чәй кашыгы бал, 2 тамчы эвкалипт мае һәм 2 тамчы ала миләүшә (лаванда) мае җитә. Боларны массаж ясар алдыннан гына бергә болгатасы. Аннан, уч төбенә салып, авырта торган җиргә сөртергә. Бал тирегә сыланып беткәч, кул тәнгә ябыша башлый. Массаж вакытында бал тәнгә сеңә, а кулда ак масса барлыкка килә. Кулны тирегә ныграк ябыштырыгыз да кинәт кенә тартып алыгыз. Тора-бара һап-һоп сугулар кискен һәм көчле булырга тиеш. Беренче сеансларда тән авыртса да курыкмагыз - курс азагында авырту бетәчәк. Балны җылы су, йомшак мунчала белән юасы. Массаждан соң тәңгә дымландыра торга крем сөртегез.

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев