20 июнь 2015 яңалыклары
-
Аномаль кызу көннәр килде
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, 20-24 июнь көннәрендә республикада чамадан тыш эссе көннәр хакимлек итәчәк. Тәүлеклек уртача температура бу берничә көндә климатик нормадан 9 градуска югары булачак. 21-23 июнь көннәрендә 32-37 градуска кадәр күтәреләчәк, дип хәбәр итә http://intertat.ru. фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&etext=725.YUf2C2S9FvzTE3Fu5IFQq-
-
Биектау районы тирәсендә пассажир поездына ут капкан
Гадәттән тыш хәл 11:32 сәгатьтә килеп чыккан. Яңа Уренгой - Казан маршруты буенча баручы пассажир поездының электровозына ут кабу турында хәбәр шул вакытта керә. Хәл Киндери станциясе янында була. Янгын камап алган мәйдан 4 квадрат метрны били. Янгын 12:28 сәгатьтә сүндерелә. Үлүче һәм сәламәтлегенә зыян килүчеләр юе. Янгынны сүндерүдә 29...
-
Изелгән язмыш (хикәя)
-Тормышта нинди генә вакыйгалар булмый. Бервакыт үземнең дә четерекле хәлдә калганым булды. Исемемне белдермичә яз әле шул хакта,- дип сүз кушты олы яшьтәге бер ханым. Ул, институт юлламасы белән китеп, күпмедер вакыт Донбасста яшәгән, шунда гаилә корган, Кукмарага кайтып урнашканнарына инде ике дистә елдан артык икән. -Тулай торакта яшәгәндә бүлмәдәш...
-
Бал белән массаж
Борынгы Тибет медицинасында бал белән массаж ясап дәва тапканнар. Мондый массаждан соң тире катламында һәм мускулларда кан яхшырак әйләнә башлый, эчке орган һәм тукымалар тукланышы яхшыра. Массаж курсы 15 сеанстан тора. Ботларга һәм арт якка массаж ясау өчен 2 чәй кашыгы бал, 2 тамчы эвкалипт мае һәм 2 тамчы ала...
-
Райондашыбыз госпитальнең өлкән шәфкать туташы булган
Әнисе Нәсимә апа турында сүз башлауга, Кукмарада яшәүче Альмира ханым Сәмигуллинаның күзләре яшьләнә. Кызганып, юксынып һәм бер үк вакытта горурланып сөйли ул аның турында. Нәсимә апа 1919 елда күрше Вятка Аланы районының Сасмак авылында туган. Әтисе большевик булганлыктан, әнисен кулаклар һәлак иткән, шулай итеп кыз алты яшендә явыз үги ана...
-
Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовны Сабантуйдан Сабантуйга вертолет белән генә йөрткәннәр
Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов быелгы Сабан туе бәйрәмнәрен җирдән генә түгел, күктән дә күзәтте. Эш шунда: җырчылар быел бер бәйрәмнән икенчесенә вертолет белән генә хәрәкәт иткән. - Беренче көнне Самара өлкәсе Усман авылындагы Сабан туе бәйрәмендә катнаштык, аннары Башкортстанга очтык. Башта Бакалы районында чыгыш ясадык, аннан...
-
Районыбыздан 1500гә якын яшүсмер җәйге лагерьларда ял итәчәк
Җәйге чорда балаларның ялын файдалы һәм мавыктыргыч итеп оештыру бүгенге көн кадагында булган әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Каникуллар чорында районыбыздан 1500гә якын яшүсмер мәктәп яны, ял һәм сәламәтләндерү, профильле, палаткалы лагерьларда ял итәчәк. -5 июньнән спорт-сәламәтләндерү, сәнгати-эстетик, экологик-биология, хәрби-патриотик юнәлешләрдәге 24 көндезге мәктәп яны лагере үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Аларда 1100...
-
Байлангар мәктәбе укучысы Халыкара олимпиададан җиңү белән кайтты
Байлангар урта мәктәбенең X сыйныф укучысы Зилә Саттарова Казанның Универсиада авылында үткән рус теле буенча Халыкара олимпиадада призер исемен яулады. Ул Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры имзалаган Дипломга, кыйммәтле бүләкләргә һәм планшетка лаек булды. Анда Россиянең һәм БДБ илләренең 21 регионыннан укучылар катнашты. Зиләне бәйгегә рус теле һәм әдәбияты...