Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Изелгән язмыш (хикәя)

-Тормышта нинди генә вакыйгалар булмый. Бервакыт үземнең дә четерекле хәлдә калганым булды. Исемемне белдермичә яз әле шул хакта,- дип сүз кушты олы яшьтәге бер ханым. Ул, институт юлламасы белән китеп, күпмедер вакыт Донбасста яшәгән, шунда гаилә корган, Кукмарага кайтып урнашканнарына инде ике дистә елдан артык икән. -Тулай торакта яшәгәндә бүлмәдәш...

-Тормышта нинди генә вакыйгалар булмый. Бервакыт үземнең дә четерекле хәлдә калганым булды. Исемемне белдермичә яз әле шул хакта,- дип сүз кушты олы яшьтәге бер ханым.

Ул, институт юлламасы белән китеп, күпмедер вакыт Донбасста яшәгән, шунда гаилә корган, Кукмарага кайтып урнашканнарына инде ике дистә елдан артык икән.

-Тулай торакта яшәгәндә бүлмәдәш кыз белән дуслаштым. Татар кызы иде ул. Төзелештә эшли, кирәк чакта сүгенергә дә күп сорамый, ләкин ачык йөзле булуы белән үзенә тартып тора иде. Бер рус егете белән очраша башлады бу. Егет кызыгырлык түгел: тәбәнәк буйлы, йөзен сакал-мыек баскан, өстәвенә хөкем ителгән булган. Әмма "сайрый" белә: матур итеп, сүзләрен җепкә тезгәндәй сөйләшә. Менә шуның капкынына эләккәнен сизми дә калды бүлмәдәшем. Туй-мазар ясап тормыйча гына өйләнештеләр. Тулай торактан бер бүлмә бирделәр үзләренә. Тиздән дустым авырга узды. Ире Ленинград (хәзерге Санкт-Петербург) өлкәсеннән иде, йөкле хатынын шунда кайтарып җибәрде. "Бала табу өчен анда шартлар бик яхшы, мондагы кебек түгел. Аңарчы әти-әнием янында торырсың", - дигән. Шулай итеп, дустым белән ике еллап күрешмәдек. Хәер, аны бик сирәк искә алдым, чөнки ул вакытка үз мәхәббәтемне очраткан һәм үз тормышыма кереп "чумган" идем.

Дус хатын, нәни кызын күтәреп, берзаман үзе безгә килеп керде. Башыннан кичкәннәрен сөйләгәндә чәчләр үрә торды. Иренең әти-әнисе медпункты да булмаган бик эчкәре авылда яшиләр икән. Менә шунда, чит мохиттә көн итәргә өйрәнергә, гореф-гадәтләрен үзләштерергә, аш-суларына күнегергә туры килгән аңа. Баласын зур авырлык белән район дәваханәсендә тапкан, бик күп канын югалткан. Инде авылга кайткач та, озак авырып яткан, кайнана белән каенатасы аңа ярдәм итү турында уйлап та карамаганнар. Шулай итеп, яшь хатын чак исән калган. Ә ире бу вакытта тик ятмаган: берничә бүлмәле фатирда ялгыз яшәүче яшь кызга ияләшкән.

"Адресын беләм. Хәзер шунда барып, икесен дә пыр туздырып кайтам. Тик үземә генә кыен, икәү барыйк әле", - дип чакырды ул мине. Беркатлылык булганмы, җаным-тәнем белән каршы булсам да, ризалаштым бит. Киттек шулай поселок буйлап. Дустым ни уйлагандыр, мин үзем ярыйсы гына шүрләдем. Ни булыр инде хәзер, нигә инде миңа ир белән хатын арасына кысылып йөрергә, дим. Чәчләрне йолку, акырыш-бакырыш, хәтта тәпәләшүләрне күз алдына китердем.

Килеп җиттек әлеге фатир ишеге төбенә. Бер минутлап уйланып торганнан соң, дустым кыңгырауга басты. Ишек ачылып, анда озын, зифа буйлы, унсигез яшьләрендәге кыз күренде. Менә хәзер давыл башлана инде, дип калтыранып куйдым мин. Аптыравыма каршы, дус хатын әкрен генә: "Федорны чакыр әле", - диде. "Федор, сине чакыралар", - дип кычкырды кыз, артына борылып. Үзе бер дә хафаланмыйча, фатир эченә тыныч кына кереп югалды. Шунда ук өстенә пижама кигән ир пәйда булды. Ни кирәк, дип сорады ул, чыраен сытып. Дустым каушап калды. Биредә үзенең чит кеше икәнен аңлап алды ул. Бу парның тормышына тыкшынганы өчен үзен гаепле итеп тә сизде бугай, чөнки тегеләрнең үз-үзләрен тотышлары, горур кыланулары аны "изеп" ташлады. Кызыбыз авыртып тора, килеп хәлен белеп китсәң иде, дип дәште ул иргә елак тавыш белән. Ярар, килермен, дип ишекне япты тегесе.

Авыр уйлар белән урамга чыктык. Килергә вәгъдә итте бит, дип әйтеп куйды дустым. Үзен юатуы идеме, әллә инде минем алда аклануы булдымы...

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев