Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районыбыздан 1500гә якын яшүсмер җәйге лагерьларда ял итәчәк

Җәйге чорда балаларның ялын файдалы һәм мавыктыргыч итеп оештыру бүгенге көн кадагында булган әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Каникуллар чорында районыбыздан 1500гә якын яшүсмер мәктәп яны, ял һәм сәламәтләндерү, профильле, палаткалы лагерьларда ял итәчәк. -5 июньнән спорт-сәламәтләндерү, сәнгати-эстетик, экологик-биология, хәрби-патриотик юнәлешләрдәге 24 көндезге мәктәп яны лагере үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Аларда 1100...

Җәйге чорда балаларның ялын файдалы һәм мавыктыргыч итеп оештыру бүгенге көн кадагында булган әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Каникуллар чорында районыбыздан 1500гә якын яшүсмер мәктәп яны, ял һәм сәламәтләндерү, профильле, палаткалы лагерьларда ял итәчәк.

-5 июньнән спорт-сәламәтләндерү, сәнгати-эстетик, экологик-биология, хәрби-патриотик юнәлешләрдәге 24 көндезге мәктәп яны лагере үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Аларда 1100 бала 21 көн дәвамында ял итәчәк. Ә инде күппрофильле лицей, Югары Чура, Сәрдекбаш һәм Лельвиж мәктәпләрендә исә 150 бала өчен ял һәм хезмәт лагере оештырылды, - ди район мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры урынбасары Ләлә Бариева. - Лагерьларга иң беренче чиратта аз тәэмин ителгән һәм авыр тормышлы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, эчке эшләр бүлегендә, балигъ булмаганнар эше буенча комиссиядә исәптә торучылар, ятим балалар җәлеп ителде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм төбәкара хакимиятләр балаларның һәм яшьләрнең ялларын оештыру һәм сәламәтләндерүдә тиешле шартлар тудыруга зур игътибар бирәләр. Утыз республикакүләм Президент программасының берсе нәкъ менә шуңа юнәлдерелгән. Илдә кризис булуга карамастан, барлык программаларны да финанслау тукталмавы аеруча мөһим. "Балаларны сәламәтләндерү лагерьларына капиталь ремонт" республика программасы кысаларында районыбызның Камышлы урманы буенда урнашкан "Нараткай" лагеренә өр-яңа азык-төлек блогы һәм изолятор бүлмәсе булган медпункт төзү күздә тотыла. Быел исә "Строй-Гарант" төзелеш оешмасы әлеге лагерьдагы бер йортка капиталь ремонт уздырды, шулай ук балалар һәм әйдаманнар яши торган башка йортларда да косметик төзекләндерү эшләре башкарылды.

"Нараткай" ял һәм сәламәтләндерү лагере дә шушы көннәрдә беренче смена балаларны кабул итте. Җәй буена өч сменада барлыгы 220 бала ял итеп, сәламәтлеген ныгытачак. Шулай ук Зур Кукмараның "Ялкын" яшүсмерләр клубында да 7-17 яшьлек спортчылар өчен палаткалы лагерьлар эшли. "Спорт биюләре", "Спорт гимнастикасы", "Каратэ" секцияләренә йөрүче егет-кызлар өчен программада гомумфизик хәзерлек дәресләре, экскурсия, походлар, күңел ачу чаралары, наркомания, тәмәке тарту кебек начар гадәтләрдән кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар оештыру каралган.

-25 укучыны Мамадыштагы "Голубая шхуна" дигән хәрби-патриотик юнәлештәге профильле лагерьга җибәрергә планлаштырабыз. Шулай ук "Форпост" үзәге линиясе буенча да сигез бала Яр Чаллының "Росинка" лагерендә ял итәчәк, - ди район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе Ягъфәр Зыятдинов. - Традиция буенча быел да июнь-август айларында укучылар һәм эшче яшьләр командалары арасында ветеран футболчы Ринат Мөхәмәтшин истәлегенә футбол турниры уздырырга планлаштырабыз. Авыл җирлекләре, мәктәпләр, мәдәният йортларындагы спорт мәйданчыклары да җәйге чорда тынып тормас дип уйлыйбыз. Зур Кукмараның "Ялкын", Лубянның "Атлант" яшүсмерләр клубларында ял сәгатьләрен уздыру мәйданчыклары эшләячәк. Аларда стритбол, футбол, волейбол, баскетбол уйнау өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган. Көн саен көндезге сәгать уникедән кичке сәгать тугызга кадәр график нигезендә тренерлар кизү торып, спорт кирәк-яраклары бирәчәк, уеннар һәм ярышлар оештырачак.

Дәүләт ярдәменә мохтаҗ булган балалар һәм яшүсмерләр дә игътибар үзәгеннән читтә калмый. Республика, федераль бюджет чаралары хисабыннан сәламәтләндерү һәм ял лагерьларына, шифаханәләргә быел да юлламалар каралган. Квота нигезендә Кукмара районына 261 юллама бирү планлаштырылган. Җәй башында инде 31 бала "Урман әкияте" һәм "Өмет" ял-сәламәтләндерү лагерьларына киттеләр.

-Барлык социаль яклау учреждениеләрендә дә җәйге чорга махсус план төзелде. Балалар белән төрле акцияләр, бәйрәмнәр, экскурсияләр уздыру планлаштырылды. "Шәфкать" тернәкләндерү үзәгендә исә җәйге каникуллар чорында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен хезмәт лагерьлары эшләячәк. Район хезмәт һәм мәшгульлек үзәге белән килешү төзелгәннән соң, 14-16 яшьлек инвалид ун яшүсмер һөнәри мастерлык үзәгендә кул эшләренә өйрәнә алачак. Аларга хезмәт хакы да түләү каралган, - ди район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева. - Шулай ук июнь-июль айларында "Тылсым" үзәгендә дә ведомствоара исәптә торучы 12 яшүсмер өчен хезмәт лагере оештыру күздә тотыла. Алар белән көн саен үзәкнең социаль педагоглары һәм белгечләре дә шөгыльләнәчәк.

Каникулда бераз акча эшләп алыйм, дигән 14-18 яшьлек яшүсмерләргә дә район хезмәт һәм мәшгульлек үзәге мөмкинлекләр тудыра. Моның өчен бары тик тәвәккәл булырга һәм ялкауланмаска гына кирәк.

7-18 яшьлек, авыр тормыш хәлендә калган, керем бер кешегә исәпләгәндә яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләрдә тәрбияләнүче, социаль хезмәтләр пакетыннан баш тартмаган, мәктәп яшендәге, үз-үзен тәрбияли алган инвалид балаларга социаль яклау бүлеге аша сәламәтләндерү учреждениеләренә бушлай юлламалар бирелә. Юлламалар алу өчен "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

"Нараткай" лагеренең икенче сменасы - 8 июльдә, ә өченче сменасы 1 августта башлана. Өченче сменага юлламалар алу өчен әле заявкалар һәм гаризалар кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон: 2-77-98.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев