Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Райондашыбыз госпитальнең өлкән шәфкать туташы булган

Әнисе Нәсимә апа турында сүз башлауга, Кукмарада яшәүче Альмира ханым Сәмигуллинаның күзләре яшьләнә. Кызганып, юксынып һәм бер үк вакытта горурланып сөйли ул аның турында. Нәсимә апа 1919 елда күрше Вятка Аланы районының Сасмак авылында туган. Әтисе большевик булганлыктан, әнисен кулаклар һәлак иткән, шулай итеп кыз алты яшендә явыз үги ана...

Әнисе Нәсимә апа турында сүз башлауга, Кукмарада яшәүче Альмира ханым Сәмигуллинаның күзләре яшьләнә. Кызганып, юксынып һәм бер үк вакытта горурланып сөйли ул аның турында. Нәсимә апа 1919 елда күрше Вятка Аланы районының Сасмак авылында туган. Әтисе большевик булганлыктан, әнисен кулаклар һәлак иткән, шулай итеп кыз алты яшендә явыз үги ана кулына калган. Бераздан бу гаилә, бәхет эзләп, Кизел шахталарына юл тоткан, әмма авыр чир әти кешене аяктан еккач, берничә шахтер гаиләсе белән берләшеп, кире кайтырга булганнар. Нократ елгасы буендагы ямьле урында яңа авылга нигез салганнар.

Нәсимә һәрчак белемгә омтылган. Җиләк җыеп сатып, акчасына китаплар алып, фәннәрне мөстәкыйль рәвештә үзләштергән. Ачы язмышка түзә алмыйча, 14 яшендә ул өйдән Сосновкага чыгып китә. Салкын кыш. Кызның өстендә юка күлмәк белән телогрейка, аякларында чабата... Документлары булмаганлыктан, бер җирдә дә эшкә алмыйлар, әмма кыз өенә кайтырга теләми. Аңа Түбән Шөндә яшәүче туган апасы ярдәм итә: Нәсимәнең 1917 елда туып, берничә айдан вафат булган апасын исенә төшерә, мәчеттә аның тууы турындагы язу сакланган, исеме дә шундый ук булган икән. Шулай итеп, кыз документлы була. Ике яшькә "олыгая" да...

Тимер юлда вагоннарга агач төяүдә берничә ай эшләп, үзенә күлмәк белән туфли алганнан соң, Нәсимә хыялындагы Казанга китә. Мех фабрикасына урнашып, гади эшчедән цех һәм ОТК начальнигы дәрәҗәсенә күтәрелә. Профсоюз комитетында актив эшчәнлек алып бара. Бер үк вакытта кичке мәктәпне тәмамлап, Казан университетының медицина факультетындагы шәфкать туташларын әзерләүче икееллык курсларга укырга керә.

Бөек Ватан сугышы башлана. Нәсимә эшен һәм укуын дәвам итә. Курсларны 1942 елда бик яхшы билгеләренә тәмамлый. Шул ук көнне аны армия сафларына алып, Казан хәрби госпиталенә эшкә билгелиләр. Фронтка ул үзе теләп китә. Маршал Рокоссовский җитәкчелегендәге II Белоруссия фронтының кыр эвагоспиталендә өлкән шәфкать туташы булып хезмәт куя. Маршалның Рәхмәт хатын ул иң зур бүләк дип кабул итә.Орел шәһәре янында Нәсимә үзе дә яралана. Көнчыгышка җибәрү өчен яралыларны эшелонга урнаштырып бетерүләре генә була, немец самолетлары килеп чыга да, эшелонны бомбага тота. Кич белән генә аңына килә ул. Тирә-якта ыңгырашу тавышлары, көйгән исләр, күн итеге эче тулы кан. Кабат хуштан язып, операция өстәлендә генә күзләрен ача ул. Аягыннан бик күп кыйпылчыклар алалар. Җәрәхәтләре бераз сызлаудан туктауга, аягы бинтлар белән бәйләнгән көе кыз янә эшкә керешә.

Госпитальгә яралылар бик күп китерелгән. Барысын да үлемнән алып калу мөмкин булмаган. Нәсимә мондый вакытларда читкә китеп елаган. Әмма үзен кулга алырга кирәк булган. Кабат яралылар, җәрәхәтләрен эшкәртү, операция өстәле... Ял бик сирәк эләккән.

Алда Польша җире. Гдыня, Гданьск шәһәрләрен азат итү. Фронт шулкадәр тиз алга бара ки, госпитальне яңа җиргә чак күчереп өлгерәләр. Германиянең борынгы, гаять матур шәһәре Кенигсберг(хәзерге Калининград) өчен сугышлар аеруча аяусыз була."Күп еллардан соң оныгы, Россия армиясе подполковнигы шушы шәһәрдә хезмәт итәр дип, ул чакта башына да китермәгәндер әнием",- ди Альмира ханым.

Ниһаять, Бөек Җиңү! Яралылар агымы тукталгач, госпиталь йогышлы авырулар дәваханәсе итеп үзгәртелә.

Бервакыт Нәсимә эссе җәй көнендә елгада су керенгәндә салдан сикереп уйнаган ике немец баласын кызыксынып, үз балачагын исенә төшереп күзәтә. Шулчак шартлау яңгырый, яраланган балалар бата башлыйлар. Немецлар салга мина куеп калдырганнар икән. Нәсимә, тиз генә суга сикереп, балаларны ярга алып чыга һәм госпитальгә алып килә. Операция ясап, аларның гомерләрен саклап калалар. Һәйкәл куярлык батырлык һәм мәрхәмәтлелек бит бу. Сүз уңаеннан: әнисенең бу гамәле үзәк район дәваханәсе табибы Илдус Сәмигуллин өчен дә зур горурлык.

Бераздан Нәсимәгә кыска вакытлы ял бирәләр. 1945 елның июнендә ул хәрби формадан, түшендәге медальләрен, погоннарындагы йолдызчыкларны ялтыратып, авылга кайтып төшә. Онытылмаслык вакыйга була бу. 14 яшендә чыгып киткән һәм легенда булып ерак Германиядән кайтып килгән кызны күрергә барлык туганнары җыела.

Ял тиз үтеп китә. Фронттан исән кайткан әтисе, Нәсимәне Казанга кадәр озатып, поездга утыртып җибәрә. Алда кызны Алман җире көтә. Анда аңа әле бер ел буе эшләргә туры килә.

Гөлҗофар МИННЕХАНОВА

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев