Биектау районы тирәсендә пассажир поездына ут капкан
Гадәттән тыш хәл 11:32 сәгатьтә килеп чыккан. Яңа Уренгой - Казан маршруты буенча баручы пассажир поездының электровозына ут кабу турында хәбәр шул вакытта керә. Хәл Киндери станциясе янында була. Янгын камап алган мәйдан 4 квадрат метрны били. Янгын 12:28 сәгатьтә сүндерелә. Үлүче һәм сәламәтлегенә зыян килүчеләр юе. Янгынны сүндерүдә 29...
Гадәттән тыш хәл 11:32 сәгатьтә килеп чыккан. Яңа Уренгой - Казан маршруты буенча баручы пассажир поездының электровозына ут кабу турында хәбәр шул вакытта керә.
Хәл Киндери станциясе янында була. Янгын камап алган мәйдан 4 квадрат метрны били. Янгын 12:28 сәгатьтә сүндерелә. Үлүче һәм сәламәтлегенә зыян килүчеләр юе. Янгынны сүндерүдә 29 кеше, 9 берәмлек техника, шул исәптән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 18 хезмәткәре белән 5 берәмлек техникасы да катнаша.
Янгын чыгуның сәбәпләре тикшерелә. Поезд икенче электровоз ярдәмендә юлын дәвам итә.
чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/45582-biektau-rayonyi-tir%D3%99send%D3%99-passazhir-poezdyina-ut-kapkan.html
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев